28 ноябрь Татар язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрә Наилә Ахунованың иҗат кичәсе булып узды. Санап китсәң, Наилә ханымның мактаулы исемнәре бик күп: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Горький, С. Сөләйманова премияләре лауреаты, “Ала карга” әдәбият берләшмәсе җитәкчесе. Шуңа күрә әдибәнең иҗат кичәсе дә озак барды, аны бөтен дуслары, туганнары, хезмәттәшләре тәбрикләде.
Һәр хатын-кызның үзенә кадерле булган әйберләрен саклый торган кечкенә генә тартмачыгы була.Гадәттә кемнәрдер бизәнү әйберләрен саклый, фоторәсемнәр дә, җәйнең төсе итеп киптергән чәчәк тә тартмачыкта урнаша. Ә менә Наилә Ахунованың әнисе Гөлшаһидә ханым тартмачыгында нефрит таш белән бизәлгән йөзек-алкаларын саклаган икән. Әнисе хөрмәтенә шагыйрә үзенең иҗат кичәсен дә “Нефрит тартмачык” дип исемләгән.
Наилә Ахунова татарның күренекле язучысы Гариф Ахуновның кызы. Әнисе Гөлшаһидә ханым да танылган прозаик, шигырьләр дә иҗат иткән. Шуңа да, Наилә ханымның күңеле үтә дә нечкәлек, бер караштан бөтереп үзенә алып китә торган хис белән сугарылган, минемчә. Аның әти-әнисе эшен дәвам итеп, безнең өчен үрнәк алырлык шәхес булуы зур куаныч.
Шагыйрәне кем иң әйбәт белә? Аның бөтен куанычларын, шатлыкларын уртаклашып, авыр чакларда ярдәм кулын сузган кеше, әлбәттә, тормыш иптәше, танылган балалар язучысы, Борис Вайнер.Ул кичәне Габдрахман Әбсәләмовның оныгы, шагыйрә Альбина Әбсәләмова белән бергәләп бик җылы итеп алып барды.
Наилә Ахунова өчен язучылар берлеге бинасы туган йорты кебек. Монда аның әти-әнисе хезмәт куйган, тормыш иптәше Борис Вайнер эшләгән. Баксаң, Ахуновлар гаиләсенең берлектәге хезмәт стажы 100 елдан артып киткән икән.Юбиляр үзенең иҗат кичәсе монда узуына чиксез шат булуын белдерде. Шагыйрәне язучылар берлеге рәисе җитәкчесе Рафис Корбан горурлык белән котлады.
Наилә ханым үзе дә иҗатта янып яши. Аны тәбрикләкләргә ул җитәкләгән “Ала карга” әдәбият берләшмәсеннән дә килгәннәр иде. Юбиляр бу берләшмәдә инде ике дистә ел җитәкли. Аналы-кызлы Невена Летаева һәм Камилла Хаҗиева остазлары өчен җыр башкардылар. Бу дуэт Наилә ханым өчен бүләк тә әзерләгән, аның шигыренә җыр иҗат иткән. Шулай ук “Ала карга” әдәби берләшмәсеннән Наилә Гарифҗановна укучыларының чыгышлары да сәхнәне бизәде. КДМУ ветераны Нэлли Шук әдәби берләшмә хакында тулырак сөйләде; “Юллар” мәктәбенең “4 фасыл” төркеменнән Василий Евдокимов һәм Настя Нелидова үзләре иҗат иткән “Син генә” җырын башкардылар.
“Ала карга” әдәби берләшмәсе Япония мәдәнияты белән дә яхшы таныш. “Хато” япон мәдәният үзәге белән берлектә хайку һәм икебана шигъри фестивальләр оештыра. Икебана остасы Лилия Стрельникова Наилә Ахунованың бу фестивальләр өчен янып яшәвен һәм актив катнашуын ассызыклады. Лилия Стрельникова ясаган икебана юбилярның өстәлен бизәде.
Шагыйрәнең башлангыч чор поэзиясен “Мәрҗәнле утрау” дип исемләнгән композиция яктыртты. Аны башкаручылар да, әдәби берләшмәгә йөрүчеләр – Юлия Сандлер, Илдар Сафин һәм Инесса Фәхретдинова.
Наилә Ахунованың әнисе тәрҗемәче, прозаик, Шәһидә Максудова үзе дә шигырьләр язган. Аның яшьлек белән сугарылган шигырьләре татар һәм рус телләрендә Зөбәрҗәт Арсланова тәрҗемәсендә яңгырады.
Шагыйрәнең иҗат юлы вакыйгаларга бай, иҗатташ дуслары бик күп. Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов концертмейстер Илдар Арсланов белән берлектә җырлар башкарды. “Без ирешкән уңышларыбыз өчен әниләргә бурычлы”, – дип тәмамлады ул “Әниләр” җырын. Наилә ханымның юбилей кичәсе Мәскәүдә дә узган. Юбилейга “Казансудан искән җил” дип аталган кичәнең катнашучысы Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин да килгән иде. Ул татар телендә “Әдрән диңгез”не генә башкарып калмыйча, итальян телендә дә җырлаңды.
Шагыйрәне туган төбәге Әлмәт шәһәреннән Рөстәм Төхфәтуллин, Елена Кильдушова, Лилия Заһретдинова тәбрикләде. Арчадан да котлау сүзләре яңгырады. Наилә Ахунованың дуслары да үзе кебек үк күпкырлы талант ияләре икән дип нәтиҗә ясадым. Кичәдә Габдрахман Әбсәләмов, Гариф Ахунов, Нури Арсланов кебек шәхесләрнең балалары, оныклары очрашты. Бу кичәне буыннар очрашуы дип тә атап булыр иде. Наилә Гарифҗан кызына алдагы көннәрдә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.
Алсу Нургатина
Татарстан язучылар берлеге сайты