tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наилә Максиняеваның хатирәләре
Наилә Максиняеваның хатирәләре

Наилә Максиняеваның хатирәләре

Бөек Ватан сугышы ветераны, Ләмберә авылында туган, Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән Билял Синятулла улы Мартыновның язмышы турында беләбез. Әмма шушы көннәрдә генә аның кызы, Наилә Биляловна Максиняева (кыз чагында Мартынова), гаилә архивыннан иске әйберләрне һәм кәгазьләрне тикшергәндә, әтисенең тагын бер фотосын таба; анда әтисе, сеңлесе һәм аның балалары белән сурәтләнгән була.

Бу фото хатын-кызның хәтерендә күптәнге вакыйгаларны уяткан. Әтисенең ничек истә калуы һәм аларның гаиләсе сугыштан соңгы беренче елларда ничек яшәве турында Наилә Билял кызы “Призыв”ка сөйләгән.

Бөек Ватан сугышы… Фронтка киткәндә әтиемә нибары унсигез генә иде. Черная елгасын кичкәндә авыр яралана, Ленинградтагы госпитальгә эләгә. Үтәли пуля ярасы, бу яра сугышчының тәнендә гомеренең ахырына кадәр уч буе җөй калдырган. Аягын ампутацияләгәннәр… күпме газаплар, авыртулар һәм өметсезлекләр кичергән ул! Ләкин бу турыда әти бер дә искә төшерергә яратмый иде. Бервакыт, тыела алмыйча, блокададагы Ленинградта ниләр булганын энем белән безгә сөйләп бирде. Ул бит блокада вакытында госпитальдә яткан, шуңа күрә карап туйган.

…Алҗыган кешеләрнең коточкыч чиратларын оныту мөмкин түгел иде. Ә тагын үзенең рәхимсезлеге буенча кыргый картина хәтеренә уелып калган: немец самолеты Ладога күле бозы астына балалар белән машинаны җибәргән. Бозлы суга эләккән һәм нәрсә булганын аңламаган сабыйларның каты кычкыруыннан да куркынычрак нәрсә булуы мөмкин!..

Наилә Билял кызы, әтисе сөйләгән истәлекләрне үзеннән читкә алып китәргә тырышкандай, бер-ике минутка уйга калды, аннары дәвам итте..: Әти өйгә протез белән кайтса да, колхозда эшли башлады. Председатель Ибраһим Али улы Маринов трактор бригадасына хезмәт күрсәткән әтисен бик кадерли һәм хөрмәт итә иде. Әти аларга бөтен кирәк-яракны ат белән алып кайткан. Сүз уңаеннан, ул атларны бик яхшы белә, аларны карый белә иде. Ә тагын ул бик яхшы күңелле һәм сабыр иде. Әниебез Хәлимә Шәрәфетдин кызы авырагач, ул аны гына карап калмады, безне, балаларны да кайгыртты. Безгә әнинең сеңлесе дә ярдәм итте. Наиль абый белән абзар янында апабыз сыерыбызны савып алганны түземсезләнеп көтә идек. Өстәвенә, рус мичендә яңа пешкән ипи белән сөт безнең өчен иң тәмле ризык иде.

Ул чагында без бик тиз үстек, сугыш һәм сугыштан соңгы беренче еллар балалары! Ләкин әтием турында сөйләгәндә, сугыш вакытында Нариманов исемендәге колхозда алдынгы тыл хезмәтчәннәре арасында булган, төрле эшләр башкарган әнием турында да берничә сүз әйтәсем килә. Тик ул гына шулай эшли ала, дия иделәр барчасы. Тик авыру какшатты саулыгын…

Наиләгә унөч яшь тулуга, ул инде үзе сыер сава башлады; махсус тактага абыйсының күлмәкләрен, әтисенең һәм әнисенең киемнәрен ышкый-ышкый гаилә киемнәрен юган, бик тырышып сыер сауган.

– Ипи әчеткесен дә үзем әзерләдем, – дип искә ала Наилә Билял кызы. Әни көчкә генә булса да, караватыннан торып, өстәл янындагы эскәмиягә утырып, миңа нишләргә кирәклеген өйрәтеп калдырды. Шул ук вакытта: «…кулларың нечкә булса да көчле, опараң яхшы чыга», – дип мактаудан туктамады. Әлбәттә, ипине мичкә куярга минем көчем җитмәде, күрше хатын булышты.

… Наилә Билял кызының әтисе дә өй буенча көченнән килгәннең барысын да эшләргә тырышты. Аннары, абыйсының гаиләсе белән яшәгәндә, киленнәре булышты.…

Шунысы игътибарга лаек, әтисе укый-яза белмәгән, аңа мәктәптә укырга туры килмәгән. Шуңа да карамастан, ул күп кенә крестьяннарга хас акылга ия булган, эшлекле киңәш бирә алган. Шул ук вакытта беркайчан да беркемне дә гаепләмәде, күршеләрдән яки танышлардан берәрсе турында начар сүз әйткәнен хәтерләмибез.

Наилә Билял кызының, әтисе белән әнисе үрнәген күреп, кечкенәдән үк авыр крестьян хезмәтенә күнеккән булуы гаҗәп түгел. Семьяны бик тырышып караган, сыер асраган, ә бит төп эштә – Госбанкта аның эше күп булган. Машинисткадан башлаган. Пөхтә итеп таратып салынган кәгазьләр, машинкада басылган битләр: компьютерлар турында ул чакта ишеткәннәре дә булмаган. Арыган, кайчакта артык киеренкелектән яшьләнә башлаган күзләр, ә аннары кич белән – өй, хуҗалык мәшәкатьләре. Һәм иртән һаман яңадан, шул ук корылган түгәрәк буенча дәвам иткән. Әлбәттә, ире Няим Таҗетдин улы булышырга тырышкан, ләкин аның РайПО эшләре белән еш командировкаларга баруы авырга туры килгән. Шулай да Наилә Биляловна үткәннәрне искә төшереп, үз язмышыннан бер тапкыр да зарланмаган, киресенчә, балачак һәм яшьлек еллары турында ниндидер яшерен җылылык белән сөйләгән. Күрәсең, бу сыйфатлар да – сабырлык, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә карата мәрхәмәтлелек, ул да әтисеннән мирас итеп алган.

Язмышларның гаҗәеп үрелеше турында сөйләгәндә, шушы факт бик тә урынлы: Ленинград блокадасы вакытында, авыр яралангангач, Билял Синятулла улы Мартынов дәвалану курсын Питер госпиталендә узган. Безнең көннәрдә ветеран-фронтовикның кыз оныгының ире, СВО катнашучы Ринат Таиров та сәламәтлеген Питер госпиталендә ныгытты.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*