АКШның Дәүләт департаменты чакыруы буенча, Бөтендөнья татарлар өчен гаилә кору үзәге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина Америка Кушма Штатларында бер айлык сәфәрдә булып кайтты.

Шулай ук ул Нью–Йорк шәһәрендә яшәүче татар диаспорасының җыенында катнашты. Бу хакта Наилә ханым Бөтендөнья татар конгрессы студиясендә әзерләнгән видеоәңгәмә барышында хәбәр итте. Видеоязманы якын арада безнең сайтыбызда карап булачак.







