tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нальчик шәһәрендә узачак Сабантуйны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Нальчик шәһәрендә узачак Сабантуйны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Нальчик шәһәрендә узачак Сабантуйны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә конгресс делегациясе Кабарда-Балкар Республикасында 13нче июльдә Нальчик шәһәрендә узачак Сабантуйны үткәрүгә бәйле оештыру комитетында катнашты.

Очрашуда Кабарда-Балкар Республикасы Милләтләр эшләре буенча министры Курашинов Анзор Владимирович, КБР Мәдәният министры урынбасары Карчаева Әминәт Хәдисовна, Нальчик шәһәре мэры урынбасары Хуров Тимур Владимирович һәм КБР Милләтләр эшләре буенча министр урынбасары Гергоков Джамбулат Борисбиевич катнашты.

Шулай ук Кабарда-Балкар Республикасы Хезмәт һәм социаль тәэмин итү министры Асанов Алим Орусбиевич белән рәсми очрашу үтте. Биредә ике субъект арасындагы багланышлар һәм балаларның җәйге ялын оештыру буенча сөйләшү барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*