Каюм Насыйри мәгърифәтче галим буларак төрле өлкәләрдә хезмәт куйган. Шунлыктан аның тормышы, гыйльми иҗаты яшь тикшеренүчеләрдә дә зур кызыксыну уята. Гасыр ярым элек яшәгән фикер иясенең эрудициясе бүген дә көнүзәк әһәмиятен җуймый. Каюм Насыйриның Казандагы музей-утары фәнни хезмәткәре Динә Хәбибуллина да галимне яңача, замана таләбенчә ачарга омтыла. Динәнең фәнни ачышлары, эзләнүләре хакында сөйләшәбез.
– Динә, Каюм Насыйри иҗатының бүгенге көндә актальлеген нәрсәдә күрәсең?
– Үз вакытында галим шул чорның фәнни фикере методикасы күзлегеннән чыгып өйрәнелде. 1902 елда вафат булганнан соң да, аның исеме халык теленнән төшми. Казанда музей ачылу – галим эшчәнлегенә үзенә күрә бер ихтирам. Инде йөз елдан артык вакыт узды. Тарихка, аның агышына мөнәсәбәт үзгәрә, әмма Каюм Насыйри – тарихи феноменнарның берсе. Шунлыктан аның киң кырлы эшчәнлегенә карата мөнәсәбәт үзгәрмәскә, бәлки киресенчә үсәргә тиеш. Шуңа күрә фәннең башка тармаклары күзлегеннән карап аның мирасын өйрәнү көнүзәк мәсьәлә булып кала.
– Насыйри – төрле тармакларда көч куйган галим. Сиңа яшь галимә буларак, эшчәнлегенең кайсы юнәлешләре кызыклырак?
– Минемчә, Каюм Насыйриның төрле фәннәр белән шөгыльләнүенең сәбәбе, ул тармакларның татарда тиешенчә дәрәҗәдә үсмәвендә түгел, ә аларны таныту җитенкерәмәүдә. Каюм Насыйри бу эшчәнлекне үз заманасына күрә кулыннан килгәнчә алып барган. Моннан тыш, ул аны киң халыкка таратырга омтылган. Олуг мәгърифәтченең белемнәре һәм галимияте без күзаллаганнан да киңрәк. Тормышының фәлсәфи аспекты да гаять әһәмиятле. Мин Каюм Насыйрины эшчәнлегенең тарихи-мәдәни мираска йогынтысы күзлегеннән өйрәнәм.
Бөек галимнең фәнни эшчәнлегендә кайбер якны гына калкыту белән килешә алмыйм. Тарихчы һәм музейчы буларак, миңа аның тарих һәм этнография өлкәсендәге хезмәтләре якынрак, кызыклырак булырга тиеш кебек. Әмма миңа барысы да мавыктыргыч. Каюм Насыйри үзе үк XIX гасырның икенче яртысында Русия тарихында феномен буларак кызыксындыра. Чөнки шушы заман галимнең тормышы һәм эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясаган. Һәм монда чикләүләр һәм кысалар эчендә яшәп тә, күпме хезмәт куйганын күрү чын-чынлап сокландыра һәм гаҗәпләндерә. Мәсәлән шуларның берсе аның рус рухани белем бирү системасында эшләве, шулай ук археология, Казан университеты каршындагы тарих һәм этнография җәмгыятендәге эшчәнлеге. Шуларга өстәп китап бастыруы да зур әһәмияткә ия.
– Динә, нинди табышларың бар?
– Нигездә, тәрҗемәи хәлендә. Хәзерге вакытта Насыйриның рус рухани белем бирү системасында эшләве турында материалны актив рәвештә эзләп ятышым. Ни өчен анда эшләгән, ничек эшләгән, нәрсә эшләгән? Болар барысы да мөһим, чөнки Каюм Насыйри Кышкарга укытырга китәргә теләгән дигән фараз бар. Аның университеттагы эшчәнлеге дә гаять кызыклы.
Әлеге чоры аз өйрәнелгән, әмма ул билгеле мәгълүматлардан белүебезчә, 1878 елда ук университет каршындагы Тарих, археология hәм этнография җәмгыятенең гамәлдәге әгъзалары исемлегенә кертелгән. Ә бу дата шушы җәмгыятьнең барлыкка килү вакыты, димәк аны шул вакытта ук зур галим буларак таныганнар.
Насыйри биографиясендә расланган төгәл фактлар күбрәк булуын телим. Һәм, әлбәттә, галим үзеннән соң калдырган мәдәни мираска аның исемен һәм образының күчеш юлларын ачыклау да мәслихәт булыр иде.
– Бүгенге замана яшьләре аңардан нәрсәгә өйрәнә ала?
– Яшьләр Каюм бабаларыннан иренмәскә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнә ала. Үзеңә бурычларны дөрес кую һәм аларга ирешү юлларын ачыклый белергә. Параллель рәвештә берничә эш белән шөгыльләнергә. Шулай ук яңа материалны үзләштерү – дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү, уку эшчәнлеген оештыра белү. Боларны барысын да галим үз вакытында уңышлы башкарган. Гомумән, Насыйри кебек үк, берничә һөнәрле булу хәзерге вакытта да актуаль. Өлкән буынга һәм аларның белемнәренә хөрмәт белән карау да комачау итмәс иде. Ата-бабаларыбызны онытмаска. Болар барысы да Каюм Насыйриның хезмәтләрендә һәм шәхси тормышында ачык чагыла.
– Каюм Насыйри – «натур философ» дип әйтә алабыз. Тик аны җентекләп өйрәнелгән шәхес, дип әйтеп булмый…
– Татарның мәдәни хәтере Каюм Насыйрины онытмый. Моның сәбәпләре шактый. Тарихи, сәяси, рухи һәм мәдәни сәбәпләр. Бүген аның турында азрак сөйлиләр шул.
– Аз сөйләсәләр дә, онытып бетермиләр… Моның хикмәте нәрсәдә соң?
– Каюм Насыйриның эшчәнлеген өйрәнгәндә төп мәсьәлә шунда ки: аны фәнни дисциплиналарга «өзгәлиләр». Гомумән, татарларның тарихы, мәдәнияте, анда эзлекле аспектлар барлыгын онытмаска кирәк. Алар теләсә кайсы татар галиме эшчәнлегендә чыгыш таба. Фән тарафыннан да онытылмаган, чөнки аның хезмәтләре татарчага (гарәп имлясыннан күчерелгән) һәм хәтта русчага да тәрҗемә ителгән. Күп тикшеренүчеләр боларның барысын да үзләренең фәнни эшчәнлегендә куллана ала. Мин дә шулай эшлим. Үзлегемнән күп нәрсәне укып булмый, бу очракта җитмеш ел элек чыккан тәрҗемәләргә мөрәҗәгать итәм. Бик күп хатлар, китаплар һәм галимнең билгесез хезмәтләре тәрҗемә ителгән. Болардан файдаланырга гына кирәк.
Мөршидә Кыямова