tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды
Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды

Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу узды

Апас Үзәк китапханәсендә берсеннән-берсе матур чаралар, танылган шәхесләр, күренекле язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар әледән-әле узып тора. 1 октябрь көнне шундый кичәләрнең берсе популяр китаплар авторы, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова катнашында узды. “Язмышлар җыям” дип аталган чарада әдәбият сөючеләр, авыл китапханәчеләре, китапханә каршында эшләп килүче “Сердәш” клубы әгъзалары, җитәкчеләр катнашты.

Әлеге чара Нәбирә Минәхмәт кызының иҗатына, әсәрләренә багышланып әңгәмә рәвешендә үтте. Төрле танылган әсәрләр турында фикер алышу, авторның иҗатына һәм тормышына кагылышлы сорауларгы җавап алу тамаша залын тутырып очрашуга килгән райондашларның күңеленә бик хуш килде. Нәбирә ханымның үзенчәлекле фикер сөреше, үз фикерен халыкка җиткерү белүе, үҗәт, тәвәккәл булуы, барлык сорауларга да тулы, эчкерсез җавап бирүе һәркемдә соклану хисен тудырды.

Чыганак: ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ / СОЮЗ ПИСАТЕЛЕЙ РТ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*