29 гыйнварда, Бөтендөнья татар конгрессы Лениногрск вәкиле Рахманова
Ләйсән Таһир кызы Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә, күренекле язучысы, милләтпәрвәр шәхес, берәгәйле журналист, талантлы чәчмә әсәрләр остасы, туган ягы тарихын өйрәнүгә бик күп көч салган якташ язучы Җәмит Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Нефть бишегендә туган әдип” дип исемләнгән искә алу кичәсен уздырды.
Очрашуга язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Яңа татар пьесасы» бәйгесе һәм Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты Равил Сабыр, Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташыбыз, мөгаллимә, татар гаиләсе Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, әдәби әйдаман Гөлия Замалиева, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, “Чишмә” берләшмәсе әһелләре, 11 гимназия укучылары, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр җыелды.
Әлмәт язучылар берлеге рәисе Равил Сабыр, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров язучы турында җылы сүзләр әйттеләр.
11 гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы, шагыйрә Фәридә Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Тулпар” фольклор түгәрәгенә йөрүче егет-кызлар Җәмит Рәхимовның “Өч бәрәңге” әсәрен сәхнәләштерделәр. Биредә шулай ук язучының әсәрләреннән өзекләр укылды, Гөләндәм Кәбирова, Ләйсән Шәмсуарова башкаруында җырлар яңгырады.
Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар Җәмит Рәхимов турында истәлекләре белән бүлештеләр, тагы бер кат әлеге бөек шәхеснең бай мирасын искә алдылар.