30 гыйнварда әдәбият елына багышлап, Башкортстандагы Нефтекамск шәһәренең китапханә үзәгендә җирле “Ак калфак” решмасы “Күперләр салыйк күңелләргә” исемле шигырь-җыр-моң кичәсен уздырды.
Шактый гына гади китап сөючеләр, инвалидлар һәм әдипләр җыелган иде.
Алдагы көннәрдә ханымнар шул ук программа белән якындагы Краснокама районына чакыру буенча барырга җыена.