tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәим ага исеме мәңгеләштерелде
Нәим ага исеме мәңгеләштерелде

Нәим ага исеме мәңгеләштерелде

Пильна округының хөрмәтле гражданины, өлкәнең атказан- ган ветераны, күренекле милләттәшебез, Ленин ордены һәм Хезмәт Кызыл байрагы кава­леры Нәим Абдуллинның якты истәлеген мәңгеләштереп, ул утырган элекке райком бинасында мемориаль такта ачылды. Аны ур­наштыру инициативасы белән өлкә татар автономиясе, Петрякс СПКсы һәм территориаль бүлеге чыкккан, аларның тырышлыгында бу инициа­тива тормышка да ашырылган.

Әлеге истәлекле билгене тантана­лы ачуда округ хакимияте, бу җирлек-

нең татар авыллары вәкилләре, мәр- хүмнең якыннары катнашты. Җирле үзидарә башлыгы Сергей Бочка­нов әйтүенчә, Нәим Абдулбәрович мәңгеләштерүгә лаек, Кызыл Ок­тябрь, Пильна районнары тормы­шында тирән эз калдырган шәхес. Ул гомер буе Ватанына, халкына, милләтенә хезмәт итте, төбәгебезнең социаль-икътисад үсешенә зур өлеш кертте. Мәрхүмнең гаиләсе исемен- нән сүзне кызы Наилә Сибгатул­лина тотты һәм бу изге гамәлне кылучыларга, оештыручыларга рәх- мәтләрен белдерде. Тантананың беренче өлеше чәчәкләр кую белән тәмамланды.

Аннары округ администрациясе бинасына җыелып, чарада катнашучы­лар Нәим ага турында фильм кара­ды һәм үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. Биредә чыгыш ясаучы­лар арасында мәрхүм белән төрле елларда бергә эшләгән “Сельхоз­техника” оешмасы директоры Ринат Мусин, җирлекнең хәрби ветеран­нар советы рәисе Әнвәр Сабиров, районның элекке башлыгы Виктор Козлов, “Рассвет” колхозы җитәкчесе Владимир Грачев, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдулли­на, Нәим Абдулловичның кияве Ру­шан Сибгатуллин һәм җирле музей хезмәткәрләре бар иде.

Илнар САДЕКОВ фотосы һәм тексты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*