1997 елның апрель аенда Аязым Марат Әмирхановның иҗади эшчәнлегенең барышын күзәтеп, соклануыннан, аның гамәлләренә бәрәкәт теләп, «Бәрәкалла, Әмирхан!» дип аталган мәкаләсен «Мәдәни җомга» гәҗитендә бастырып чыгарган иде. («Мәдәни җомга». – 1997. – 4 апр.) (Адлер Тимергалинның «Миллият сүзлеге», 1 том. 273 бит: БӘРӘКӘТ – 1. Муллык, киңлек. 2. Озакка җитүчелек, бәрәкәт. Бәрәкә догасы – уңыш теләү догасы мәгънәләрендә икәнлеге аңлатып бирелгән.) Аязымның фаразларының гел уңай хәл ителеп барганлыгын күзәтеп киләм. Ул дингә нык ышанды. Ләкин яшьли дини тәрбия бирелмәгәнлегенә бик тә рәнҗеп яшәде. Алай да аңарда ниндидер алдан сиземләү көче, аның рухы белән идарә иткәнлеген әллә нинди эчке күзәнәкләрем белән сиземлим. Менә бит мин гөманлый торган факт та – моның шулай икәнлегенә бер дәлил.
Безнең буын – сугыш афәте михнәтләрендә чыныктырылып үскән җан ияләре. Бу чыннан да шулай. Тимерне тимерчеләр утлы күрек белән чыныктыралар, ә безне михнәт белән чыныктырдылар. Чыныкканнарның да сафлары бер төрле генә солдатлардан тормый ич, аның лидерлары булуы шарт – офицеры, генералы һ.б. бар. Марат Әмирханны шул чор солдатларына генерал булырлык итеп чыныктырылган зат итеп кабул итәм мин үзем. Нәсел шәҗәрәсеннән килгән исемнәре генә дә аның геннарының затлы кан белән тәэмин ителгәнлеген раслый. Әмирхан – Әмир дә, Хан да бит әле аның мәгънәсе. Марат исеме исем буларак шул дәвамга хыянәт булса да, гамәле белән аклаган ич аны, дияргә була. Аяз андый исемнәрне бер дә кабул итә алмый торган иде. Шуңа күрә мәкаләсендә дә Әмирхан исеменә мөрәҗәгать иткән ич ул. Мин дә аңа тугрылык сакларга тырышып, мәкаләмдә Әмирхан нәселенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул елларның исемнәре күбесенчә совет властена яраклашырга тырышудан әти-әниләр тарафыннан шулай үзгәртелгәнлеге һәркемгә мәгълүм. Ничек кенә булмасын, Марат Әмирхан милләтебезнең тарихи үткәнен җентекләп өйрәнеп, борынгылыгыбызны, яшәү рәвешебезне барлап, әдәби хәзинәбезне нык баета.
Марат тормышын, киләчәк буын дәвамчыларына мәгънәле белем бирергә тиешле кеше итеп күрә үзен. Шәт, шулай икән, бу юнәлеш өчен ныклы белемне педагогия институты гына бирә ич. Ул 1951 елда шул хыялына башлангыч сукмакны, киләчәк буыннарга тәрбия бирә ала торган чыганак булган институттан башлый да. Институтта алган белемен тормышка ашыру юлы аны 1957 елда Бөгелмә районының Карабаш авылына илтеп урнаштыра. Маратның чын тормышка кереп китүе шул төбәктән башланадыр да кебек. Моңа кадәр ул әле сабак кына алып йөргән. Ә инде монда ул гаилә тормышын башлап җибәрә, үзенең әзерлеклелек сәләтенә имтихан тота башлый…
Алар Җәүһәрия исемле туташ белән уртак тел табып, саф мәхәббәтле яшәештән ләззәтләнеп тормыш итә башлыйлар. Хатыны физика-математика укыта, үзе – мәктәп завучы. Аларның соклангыч мәхәббәтле сөешеп яшәгәнлекләренең шаһитлары булган Дания Баһаветдинова (Әхсән Баяновның хатыны) һәм Мәрьям Ахиярованың (Резидә Ахиярованың әнисе) исләре китеп сөйләгәнлекләре исемдә. Андый да мәхәббәт белән яшәү була икән дип исәрләнеп тыңлаганым булды. Мәхәббәтләренең җимешләре булып бер-бер артлы кызлары һәм уллары туа. Алар шушы дулкында тәрбияләнеп, тупырдап кына үсеп килгәндә, шалт, Мөхәммәтҗан, боларның ишегенә афәт җиле килеп кагыла. Җәүһәриясендә әшәке чир башлангычын табалар. Инде ун еллап яшәгән Карабашны калдырып, чиргә җиңеллекләр табарга өметләнеп, Казанга кайтып урнашалар…
1970 елда Марат «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшли башлый. Сөекле хатының белән янәшәңдәге ике газизеңне сөеп, журналистика арбасына җигелеп, эшлә дә эшлә генә дә… Чир бугаздан буган, кадерле хатыныңны нинди юллар белән саклап калу җаен табарга соң?! Бу юлларны язганда, күз алдыма китерәм дә тетрәнеп китәм. Хатын инде чарасыздан сүнеп барганда, тагын бер бәхетсезлек, балкып үсеп килгән кызлары Ләйлә 14 яшендә шул ук чир белән чирли дә әнисеннән дә алда дөнья куя. Авыр җәрәхәт өстенә ачы тоз сипкән бу мәрхәмәтсез язмыш Җәүһәрияне дә ашыктырып, 42 яшендә бакыйлыкка күчәргә мәҗбүр итә. Алла ярдәменнән ташламасын, Марат, түз! Әйтүе генә ансат. Ничекләр итеп түзәргә соң?! Башны ташка орып булмый бит инде, яшәргә кирәк! Маратның әнисе Мәрьям апага, Актанышның Кәзкәй авылында җиң сызганып эшләп, яшәп ятучы ханым өчен бу фаҗига тагын да газаплы була. Бөтен барлыгын онытып, улына ярдәмгә ташлана! Әни ярдәме – ярдәмнең дә иң олысыдыр, ләкин киләчәктә яшәр өчен гаилә корырга кирәк бит. Мәрьям апаның урыны җәннәттә булсын! Амин! Ай-һай, авыр хәл бит ул бала кайгыларын кичерү…
Офыкның икенче читендә татарның күренекле язучысы Газиз Мөхәммәтшин 40 яшьлек юбилеен уздыру мәшәкатьләре белән янып йөргән көннәрендә, 1972 елның 17 февралендә кинәт кенә вафат була. Балкып торган хатыны Ләлә (38 яшендә) Азат (1958) һәм Рушания (1963) исемле ике баласы белән тол кала. Аяз көндә кинәт кенә яшен суккан бу хикмәттән Ләлә тораташ ката. Ул кая барып егылырга тиеш?! Укытучы хезмәте белән ике баласын ничек тәрбияләр?! Газиз Мөхәммәтшин шундый да җитез тизлек белән күтәрелгән талантлы язучы иде. Ул гел күтәрелештә булды. Укучылар тарафыннан аның әсәрләре искиткеч әдәби югарылыкта итеп кабул ителделәр. Язучы буларак югары бәяләнеп йөргән зат – Газиз бик шәп оештыручы да иде. Аны «Ялкын» журналына мөхәррир итеп куйдылар, озак та үтмичә, «Совет әдәбияты»на шул ук вазыйфага билгеләделәр. Шундый эшчәнлеге бәрабәренә тормышлары матди яктан да ал да гөл булды. Без күршеләр булып алар белән ун ел дәвамында бергә яшәдек. Ләлә чын мәгънәсендә абруйлы ир хатыны булды, матди кыенлыклар күрмәде… Шулай яшәп ятканда, кинәт килеп туган авыр фаҗигане ничекләр күтәреп торырга соң?! Ләләне күз алдыма китерәм дә хәйраннар калам. Шулай иләсләнеп йөргәндәдер, 2-3 еллар вакыт узгач, Ләлә белән Марат бер-берсен табышалар, кавышалар… Маратның яшьли вафат булган кызының яшьтәше Рушания (Ләлә кызы), Азат һәм Маратның улы Наил гаилә булып яши башлыйлар. Монда инде Маратның Әмир һәм Ханлыгы баш калкыта. Марат бу балаларның һәммәсен дә үзенеке итеп яратып яши башлый. Алар Маратны иҗади уңышларга, эзләнүләргә этәрүчеләр дип тә атар идем мин. Азат һәм Наил өйләнеп гаилә корып, үзләренчә мөстәкыйль тормышта яшиләр. Маратның иртә бакыйлыкка күчкән кызына аваздаш бала – Рушания да яшьли ике бала белән япь-яшь килеш тол калды. Марат Рушаниянең 5-6 яшьлек һәм 1-2 яшьлек ул-кызларын үзенең яраткан оныклары итеп үстерде. Алар инде хәзер үзләре әти-әниләр булды, Ләлә белән Маратка оныкчыклар алып кайтып сөендереп яшиләр. Шулай итеп, Ләлә белән Маратның фаҗигале тормыш юлларына чын бәрәкәтле яктылык бөркеп, икенче гомерләрен яшәтәләр. Алар хәзерге көндә соклангыч парлар булып, Марат Әмирхановның иҗат җимешләренең уңышлы өлгергәнлегенә куанып яшиләр. Авыр хәсрәттән янып күмергә әйләнеп калмау чарасына дәваны Марат бары тик хезмәттә таба. Аның җимешләре каты ташка сеңдерелеп, халыкка тапшырылып барыла. Ул кул кушырып утыра торган зат түгел. Аларның бәрәкәтле тормышының дәвамын мин сөбханаллаһ дип күзәтәм. Сөбханаллаһ сүзен күз тимәсен өчен әйтелә торган гыйбарә итеп әйтергә күнегеп үскән идек без. Аязым бәрәкәт теләгән булса, мин сөбханаллаһ дип дәвам итәм.
Искитмәле икән Маратның иҗат җимешләре! Укытучы булып тормыш эшчәнлеген башлаган бу тиктормас зат – журналистлык мөнбәренә утырган, аннан соң язучылык дилбегәсен кулына алып, ахыргачадыр, Аллаһы боерса, атын тауга таба җилдерә. Бирсен Ходай, үрнең югары катына менеп урнашу насыйп булсын аңа! Амин!
Маратның Казанга кайтып эшли башлау чоры аның алдагы иҗаты өчен чыганаклар тупларга мөмкинлекләр тудырган вакыт булгандыр кебек. Хәсрәтең белән янәшәдә яшәү чыганагы табарга тырышу инстинкты да бар бит әле кешенең. «Социалистик Татарстан» гәҗитендә аның тәҗрибәле педагоглыгына таянып, мәктәпләр һәм югары уку йортларындагы эшчәнлекләрне яктырту эшендәге җаваплылыкны тапшыралар. Алга таба киңрәк масштаблы Татарстан җирендәге үзгәрешләрне барлаудагы гыйбрәтле вакыйгаларны барлауны аның вазыйфасына йөклиләр. Газетада эшләгән елларында Марат бертуктаусыз башка матбугат битләрендә юмористик, сатирик кыска-кыска хикәяләрен бастыра торган иде. Без өйгә татарча бастырылган барлык матбугатны алып яшәдек. Шулай матбугат битләрен укыганда минем күңелемә: «Бу Марат Әмирхан дип аталучы ике язучы бармы икән әллә?» – дигән сорау туганы хәтеремдә. Чын-чын әйтәмен… «Чаян» журналында да, «Яшь ленинчы»да да, «Социалистик Татарстан»да да бер үк автор шулай актив ничек яза алсын? Шул бер автор булган икән шул! Алланың рәхмәте, Марат шулай итеп, үзен-үзе кулга алып, бер-бер артлы иҗат җимешләрен татар укучысына җиткерә торды. 1980 нче еллардан башлап Маратның китаплары дөнья күрә башлаган. «Безнең лауреатлар» (1980), «Чулманның ак йолдызы» (1988), аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) укучылар арасында чын уңыш казана. Балаларга атап язылган хикәяләр һәм повестьлар тупланган китабы «Таш һәйкәл» аерата китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. 1988 елда иң күп укылган китаплар исемлегендә, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шулай итеп Маратның әдәбияттагы колачы киңәя бара. Соклангыч проза әсәрләре иҗат итә башлый. «Үлмә, Әхмәтхан!», «Гөлнәзирә», «Тәгәридер гомер арбасы», «Мөкәрәмә», «Кайтаваз» повестьлары, «Тәкъдир», «Тояк эзе», «Олуг Мөхәммәт», «Сөн моңы», «Казан-йорт», «Бибимәмдүдә абыстай».
Әсәрне әсәр итеп таныткан нәрсә – аның эчке мәгънәгә ия була алуыдыр. Һәм шул эчке мәгънәне, оста телең белән сайрап, укучыны җәлеп итә алуыдыр дип уйлыйм мин. Бу сыйфатлар Маратның һәр әсәрендә ярылып ята. Ул «Тәкъдир» әсәрендә үзе яшәгән чорның хикмәтләрен тарихка беркетеп калдыруы белән бергә, кеше язмышының аянычлы үрнәкләрен дә үзенең үткәннәренә бәйләп, укучыны җәлеп итәрлек итеп бирә белә.
Искитмәле тормыш, искитмәле иҗат юлы үткән язучы Марат Әмирхан зур мактауларга лаек зат дигән фикеремне әдәбиятны күзәтеп баручыларның һәммәсе дә хуплар дип уйлыйм мин. Тарихи чыганаклардан мәгълүмат алмыйча гына Олуг Мөхәммәт тиңелте БӨЕК ЗАТ турында әдәби образ тудырып язу – корычтай ихтыяр, тимердәй ныклык сорый торган гамәлдер, дип күз алдыма китерәм. Казан ханлыгы чоры дәверен әдәби образлар аша чагылдырылган документаль әсәр язарга җөрьәт итә алу – үзе гигант батырлык сорый торган фидакарьлек үрнәге. Әстәгъфирулла, әдәбият дөньясында барлык халык төшенкелеккә бирелгән бер чорда – гонорарсыз, эш-гамәлең дәүләт тарафыннан бәяләнмәгән бер чорда, шундый эшкә алынуны күз алдына китерү дә кыен. Күргәнне, белгәнне, фаразлаганны язу эше үзе бер төрле үҗәтлек таләп итсә, монда тагын да катлаулырак этапларга тап булырга туры килә. Ул чорның язмалары, ул чорның теле, ул чор вакыйгаларының дөньяви яшәеш тармакларына бәйләнеше һ.б. Язучыга боларның һәммәсеннән дә хәбәрдар булу таләп ителгән. Шундый да авыр этапларны үтеп, күләмле әсәрләр язып арыган Маратка ял итәргә генә кирәк тә бит. Юк шул, аның әле бөек Тукаебызның үткәнен барлыйсы бар! Тукайның үткәнен дөрес фаразлыймы татар халкы? Без бөек Тукай дип лаф орабыз, хаклы рәвештә аның иҗатына сокланабыз. Ә Марат Әмирхан аның чишмә башын барлауны үзенең вазыйфасы итеп, 2016 елдан бирле эшкә керешә. Нәтиҗәдә 2019 елда «Бибимәмдүдә абыстай» дип аталган мәшһүр китабын укучылар игътибарына тәкъдим итте. Марат бу китапны чыгару өчен тарихи эзләнүләре белән янәшә никадәр шул чорның гореф-гадәтләрен, гаиләдәге мөнәсәбәт алымнарын, дини йолаларны өйрәнергә мәҗбүр булганын әйтү генә ансат, башың белән уйлап карасаң, хәйран гына калырлык! Тукай тормышындагы төрле этапларны укып-укып, беренчедән, бөегебезнең үткәнен әдәби образлар аша күзалласак, икенчедән, Маратның эзләнүләренең тирәнлегенә хәйран каласың. Ул һәр фактны дәлилләр белән әдәби әсәр канвасына чигеп куя белә. Габдулла Тукайның үткәнен, тормыш юлын өйрәнергә алыну үзе бер төрле – урман эчендәге чытырманлыкка кереп адашып калу куркынычы тудырган күренеш кебек тоела миңа. Әле менә Ләйлә Мөхәммәтшинаның «Безнең мирас» журналының 4 нче санында басылган «Шагыйрь тормышында Сосна Пүчинкәсе» мәкаләсен укып утырдым. Бер бәләкәй генә эпизод кебек итеп язылган мәкаләдә никадәр исемнәр, никадәр фактлар теркәлгән. Чын мәгънәсендә чытырманлык шул. («Безнең мирас», № 4, 2020, 44 – 46 бит. ) Мөхәммәтшакир хәзрәт 1888 елда 69 яшендә 23 яшьлек Бибимәмдүдә белән никахлаша. Бибимәмдүдә 1890 елда вафат булганнан соң, Әсмабикә Касыйм кызына өйләнә. Ә бит Мөхәммәтшакир хәзрәт 69 яшенә кадәр дә гаиләле булган. Аңа кадәрге тормышыннан мәгълүмат юклыгы турында да белдерелгән. Әсмабикә абыстайдан соң Фатыйма атлы ханымга өйләнә. Һәрберсеннән дә бала-чагалары була тора… Мөхәммәтшакир 97 яшендә 1916 елда дөнья куя… Шушы фактларны укып кына да Тукай тормышының үткәнен чытырманлыкка тиңләп булыр иде. Марат аларның һәммәсеннән мәгълүматлы булып, әсәрендә тасвирлаган. Фактларны әдәби әсәр калыпларына оста итеп сала белгән. Шулай итеп Марат Әмирханов Тукай кебек бөегебезнең тормыш юлын тасвирлауга зур өлеш керткән. Шушындый изге гамәле өчен генә дә Маратның иҗаты әдәбиятыбыз тарихында мәңгеләштерелүгә лаек дип ышанасым килә минем. Маратның бу китабы Тукаебызның бөеклегенә инанган һәрбер татар бәндәсенең укуына ләземдер дип ышанып әйтәм. Бу һичшиксез шулай!
Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА