Бу көннәрдә җирле шагыйрәбез, өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе Клара Кучковская-Йарашованың балалар өчен махсус себер татар телендә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап «Палацыклар пелән йәннекләр – иң йакшы туслар» дип атала. Җыентык 200 данә белән Төмән шәһәренең «Слово» нәшриятендә бастырылган. Аның баш редакторы – филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, ә рәсемнәрне педагогия фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университеты доценты, рәссам Ольга Бакиева ясаган. 67 битлек китапка Клара Кучковская-Йарашованың 38 шаян, үгет-нәсихәт биргән, кызык, тирән эчтәлекле шигырьләре, мәсәлләре кергән. Мәсәлән, мондый шигырьләр – «Пишлек», «Палларның пакцасы», «Коймакка ошаган ай», «Төлгө пелән куйан», «Тәмәге тарткалы йарамайты» һәм башкалар. Китапның икенче бүлегендә «Сөр йеләк» «Әбәүцек» «Турай» дигән кыска хикәяләре урын алган.
Шагыйрәне яңа китабы белән котлап һәм аның эшенә бәя биреп Максим Сагидуллин: «Клара апаның «Әйткем киләте» китабында балалар өчен язылган берничә шигыре басылып чыккан иде. Ә бу юлы Клара апа бу китапны махсус балалар өчен чыгарды. Балаларны себер татар теленә өйрәтер, телебезне белсеннәр, телебезне өйрәнергә теләк барлыкка килсен дигән уй белән бу шигырьләрне язды ул. Бу китапка кергән шигырьләр Клара апага хас булган стильдә – юмор, ирония белән язылганнар, балаларга гына түгел, зурларга да кызык укырга. Алар балаларга нимә яхшы, ә нимә яман, ни эшләргә ярый, нәрсә ярамый, әти-әни, әби-бабай, туганнарны хөрмәт итәргә, табигатьне, хайваннар, кошларны яратырга өйрәтәләр. Билгеле булганча, 2020 нче елда мин Пүреган Сыбыр белән Рәкыйп Ибраһимовның нәниләр өчен себер татар телендә язылган әсәрләрен китап итеп бастырып чыгарган идем. Бу инде икенче китап булды. Рәссам Ольга Афанасьевна рәсемнәрдәге балаларны себер татар балаларына охшатып ясарга тырышты», – дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА
Чыганак: “Яңарыш” газетасы