tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәселне белү ул – тарихны белү
Нәселне белү ул – тарихны белү

Нәселне белү ул – тарихны белү

Төмән шәһәренең әдәби-туган якны өйрәнү үзәгендә өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме җитәкчелегендә яшь автор Фәрхәд Абдалим улы Шамурадовның “Бигәтен авылы тарихы” дигән китабының тәкъдим итү чарасы узды. Аны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин себер татар телендә алып барды. Чара Бигәтен авылы халкы һәм аның тормышын чагылдырган видеоролик белән башланып китте. Аннары Максим Александр улы авторны җылы котлап, китапка кыскача аңлатма бирде: “Бигәтен авылы тарихына, халкына, ыруг-нәселләренә багышланган әлеге китап 6 бүлектән тора.

Бирегә 30дан артык нәсел схемасы һәм архив документлары кертелгән. Филологик яктан бик дөрес, грамоталы язылган. Авыл тарихы һәм анда яшәүче һәр токым турында җентекләп язылган китап әлегә бездә юк иде. Чынлап та, бу гаять зур хезмәт. Фәрхәд Абдалим улы тырышлыгы белән Бигәтен авылы һәм халкы тарихлы булдылар һәм тарихта сакланачаклар”, – дип, кунакларны авторның тормыш юлы белән таныштырды.

Фәрхәд Шамурадов 1988 нче елда Чиләбе шәһәрендә туа. Әмма балачагы Вагай районы, Бигәтен авылында әбисе янында уза. 2005 нче елда Первомайка урта мәктәбен тәмамлап, Төмән машина төзү техникумына укырга керә. Бу уку йортын алтын медальгә тәмамлагач, Төмән нефть һәм газ университетында читтән торып укый, шул ук вакытта техникумда студентларга белем биреп, тәҗрибә туплый. 2010-2011 еларда ил каршындагы бурычын үти. Армия хезмәтеннән кайткач, укытучы эшен дәвам итеп, магистр дәрәҗәсенә ия булган Фәрхәд Абдалим улы 2013 һәм 2015 елларда узган “Төмән өлкәсенең ел педагогы” бәйгеләренең “Ел остасы” номинациясендә призлы урыннарга лаек була. Шушы еллар эчендә ул төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, 30дан артык мәкаләсе басылып чыга. 2017 елдан башлап ул “Запсибэнерго” өстәмә һөнәри белем бирү, нефть һәм газ тармагы һөнәре буенча эшчеләр әзерләү, квалификацияләрен күтәрү үзәгендә укытучы булып эшли.

Әлеге чараны оештыручы, себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова: “Автономия тарафыннан җирле авторларның өлкәбездәге себер татар авыллары тарихы һәм туган якны өйрәнүгә багышланган җыентык-китапларны тәкъдим итү чараларын оештыруны традициягә кертергә уйлыйбыз. Бу безнең икенче китап, үткән ел минем Вагай районы, Коллар авылы турындагы китабымны тәкъдим иттек. Кемгә дә сер түгел, себер татарларының мәдәниятен, телен, йолаларын саклап калуда авылларның роле бик зур. Һәр себер татар авылының тирән тарихи һәм мәдәни тамыры бар, без, әлбәттә, аларны өйрәнергә, белергә тиешбез. Арада белемле, сәләтле, инициативалы егетләр булуы бик шатландыра. Киләчәктә бу китап белән Вагай районы мәктәп укучыларын да таныштырырга кирәк. Бәлки, Фәрхәд Абдалим улына карап, аларда да туган ягын өйрәнү, шәҗәрә тармакларын төзүгә кызыксыну уяныр.

Нәселне белү ул – тарихны белү дигән сүз. Үзеңнең ата-бабаларыңа, телеңә, гореф-гадәтләргә хөрмәт, аны саклауның бер үрнәге, тәрбия чарасы булып тора”, – дип сөйләде. Котлау, соклану һәм теләктәшлек белдереп педагогия фәннәре кандидаты, рәссам-бизәүче Радик Җаббаров, өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы, Бигәтен авылы халкы исеменнән Рамил Рахманов чыгыш ясадылар. Кунаклар авторның әнисе Гөлнара Хәким кызы белән якыннан танышып, Фәрхәднең балачагы турында кызыксындылар. Тарих фәннәре докторы, профессор Александр Ярков та яңа китапның эчтәлегенә бәя биреп, тарихчы буларак: “Киләчәктә тарихи вакыйгаларны тасвирлаганда “янәсе” һәм “шулай булырга мөмкин” дигән сүзләр кулланырга онытмагыз”, – дигән киңәш бирде.

Кунакларны бераз ял иттереп, Хәлил Вагайлы гармунда уйнап Әнәс Гаитов белән “Олы юлның тузаны” җырын җырладылар. «Татар Радио Төмән FM» исемле интернет-радио тапшыруы авторы, беренче себертатар рэперы Рузил Бикәняев та үзе иҗат иткән “сепер татар телепесне күтәрәпес йугарыга” дигән җырын башкарды. Фәрхәд Абдалим улына сүз бирелгәч, ул авылдашлары белән горурланып: “Элек-электән биредә бик тыйнак, эшчән, бердәм халык яшәгән. Мәсәлән, алар авыл мәчетен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган һәйкәлне үз көчләре белән булдырганнар.

Хәзер инде авыл тарихы яктыртылган китап та авылдашларымның матди ярдәмнәре белән дөнья күрде”, – диде һәм бу эшкә ничек тотынганы, әби-бабайлар белән сөйләшеп, архивларда казынып, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзер өчен генә түгел, авыл тарихын, авылда яшәгән токымнар турында бай материал туплаганы турында сөйләде. Ә инде авылы тарихын саклау максаты белән башкарылган хезмәтен китап итеп бастырырга яраткан әбисе – Рәхимә Мәмәдъяр кызы Имангулова киңәш итә. Сүзен тәмамлап китап авторы авылдашларына, әбисе белән әнисенә, матди һәм рухи ярдәм итүчеләргә, әдәби-туган якны өйрәнү үзәге хезмәткәрләренә, чарага килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*