Петербург журналисты – язучы, туган якны өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәхим Теләшев чираттагы китабын шулай атаган. Гамәлдә ул инде аны тәмамлаган.
Быел Санкт-Петербург төзелгәнгә 316 ел тула. Нева ярларында татарлар да шулкадәр чор яши.яши. Алар төньяк башкаланы тәүге төзүчеләр була. Милләттәшләр истәлегенә Петроград ягында Татар тыкырыгы сакланган. Биредә билгеле Татар бистәсе булган. Шушы ук җирлектә Казан һәм татар җәмәгатьчелеге ядәме белән бөек Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Аны талантлы скульптор Әхнәф Зыякаев иҗат итте.
Татарлар Петербургта, иң тәүдә, төзүчеләр, хәрбиләр булган, сәүдә белән шөгыльләнгән. Биредә күренекле руханилар эшләгән. Бөек һәм олуг Җәмигъ мәчете дә биредә салынган. Ул күренекле көнчыгыш мөселман архитектурасы һәйкәле булып тора. Русиядәге тәүге Корән шушында басыла. Дипломатлар, тәрҗемәчеләр, Санкт – Петербург император университеты укытучылары арасында да татарлар булган.
Бер китапта бик зур чор – 316 ел эчендәге татар җәмәгатьчелегенең күпкырлы һәм күптөрле тормышын сыйдыру бик авыр. Шунлыктан китап күзәтү рәвешендә язылган. Революциягә кадәрге чор кыскача сүрәтләнгән. Чөнки моңа кадәр дә Санкт – Петербург мөселманнары тормышы хакында язмалар булды.Бөек Ватан сугышы вакыйгалары да кыскача бирелгән. Әлеге темага элегрәк бик зур хезмәт багышланган иде. Автор соңгы утыз ел вакыйгаларына җентекле туктала. 1987 елдан 2018 елга хәтле чордагы рәсми танылган татар – милли оешмалары эшчәнлеген яктырта. Милли – мәдәни, ветераннар, дини,хатын –кызлар, спорт җәмгыятьләре тормышшын тасвирлый.
Китап төньяк башкала икътисадына, фәненә, мәдәниятенә сизелерлек өлеш керткән татар халкының күренекле вәкилләре хакында ихтирам белән сөйли. Басмада җәлеп итәрлек вакыйгалар күп.
Санкт-Петербург музейларында ата – бабаларыбыздан калган күп
хәзинә саклана. Бу хәзинәләрне төрек, ислам, дин белгечләре өйрәнә. Әлеге теманы да Теләшев җентекле яктырта. Казанлылар, һичшиксез, “Кобрат хан хәзинәләре” һәм “Алтын Урда хәзинәләре” кебек бай күргәзмәләрне хәтерлидер. Алар Дәүләт Эрмитажы фондыннан алып күрсәтелгән иде. Бу олуг күргәзмәләрне оештыруда әлеге китап авторы турыдан – туры катнашты. Туксанынчы елларда Рәхим Теләшев Татарстан Республикасының Санкт – Петербургтагы Даими вәкиллегендә мәдәният буенча әйдәүче белгеч, берүк вакытта, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе иде. . Шунлыктан, бу тарихи күргәзмәләр, Санкт – Петербург музейларында сакланган ата- бабаларыбыз барлыкка китергән борынгы байлыклар турында Рәхим Хәлил улы якыннан белеп яза.
Күләме буенча Рәхим Теләшевның яңа “ Нева буендагы татарлар” китабы зур – 700 гә якын биттән , 35 бүлектән тора.Фотолар, 500 дән артык, алар нигездә Мөнирә Моратова архивыннан алынган. Мөнирә унбиш елдан артык Петербургта басылучы “Нур” гәзите фотохәбәрчесе булды. Рәхим Теләшев та, Мөнирә Моратова да Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзалары. Күп еллар кулга –кул тотынып эшлиләр. Төньяк башкаланың 300 еллыгына “ Санкт – Петербургның татар җәмгыятьләре” , Бөек җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына “Татарлар Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград камалышында” китапларын икәү бергә иҗат иттеләр.
Минем фикеремчә, Рәхим Теләшевның иң шәп китабы “Татарлар һәм урыслар”. Ул тарихи – лингвистик фикерләү нигезендә язылган. Авторның әйтүенә караганда, мондый эчтәлекле басма революциягә кадәрге Русиядә дә, совет вакытында да, безнең чорда да булмаган. Китап татар теленең урыс теленә булган искиткеч зур йогынтысы турында сөйли. Нибары 500 данә белән басылган бу китап, шунда ук сирәк очрый торган библиографик үрнәккә әверелде. Аңардан милли – ватанпәрвәрлек бәреп тора. Халкын яраткан кеше генә шулай яза ала. Басманы татарлар да, урыслар да мавыгып укырлык. Татар телен өйрәнүдә, ясалма киртәләр булган хәзерге чорда, мондый язма аеруча кыйммәтле.
Рәхим Теләшевнең яңа китабына кайтыйк. “Нева ярындагы татарлар”. Петербург татарлары хакында язу җиңел дә , кыен да. Җиңел, чөнки биредә күренекле кешеләр күп булган. Язарга шәхесләр җитәрлек. Аерым битләр дин белгече, Санкт – Петербург Җәмигъ мәчете төзелешен әйдәүче, Русиядә тәүге татар гәзите “Нур”ны оештыручы һәм аның мөхәррире Ахун Атаулла Баязитовка багышланган.
Үзгәртеп кору чорыннан соңгы дәвердә татар – милли хәрәкәтенә нигез
салган Мөхлисә Хәмзә кызы Зариповага аерым бүлек багышланган. Чирек гасыр дәвамында күренекле ханым оста һәм талантлы рәвештә Нева буендагы шәһәрдә татар-милли хәрәкәтен җитәкләде.
Китапта Ленинград – Санкт – Петербургның күренекле артистлары, бөтен дөньяга билгеле Рудольф Нуриев; Татарстан Республикасының халык артистлары София Ялышева; Әхмәт Әгәди һәм Альберт Әсәдуллин турында да бик җылы язылган.
Әлбәттә, автор Сайра Вельшакова, Иниятулла Кутуев, Әнвәр Сәетбагин, Шамил Акбулатов, Наил Кикичев; Лев Гумилев, Әнәс Халидов, Альмира Таһиржанова, Гәрәй Баиров һәм Фәттах Кутушев кебек милләттәшләр арасында яхшы билгеле шәхесләрне дә урап үтмәгән.
Нева ярлары буендагы татарлар тормышын язуның кыенлыгы шунда: бер китапта гына төрле вакыйгаларга бай җәмгыять тормышын тулысынча яктырту мөмкин түгел.
Әмма китап язылган. Ул туган якны, Петербург татарлары тормышын тарихи язуга үзенең саллы өлешен инде кертте.
Басма тарих, татар язмышы -тормышы белән кызыксынган күпкатлам укучыга исәпләнгән.
Киләчәктә Рәхим Теләшевка һәйкәл куярлармы – юкмы билгесез. Хәер, ул аңа мохтаҗ да түгел, бугай. Чөнки мавыктыргыч китаплары аңа хәзер үк һәйкәл булып тора инде.
Зәрия Хәсәнова,
Санкт – Петербург татар журналистлары клубы рәисе