Төрки халыклар Нәүрүзне каршылый. Бу – Яңа ел башлану (Фарвардин аеның беренче көне). Ул фарсы телендә “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Яз аеның көн белән төн тигезләшкән чорында билгеләп үтелә.
2009 елда ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертелә, 2010 елгы БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын ала.
Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Нәүрүз мөбәрәк булсын, милләттәшләр!!!