tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт Ак Барс Банкының “Ислам лизингы” яңа ислам финанс продуктын хуплады
Нәзарәт Ак Барс Банкының “Ислам лизингы” яңа ислам финанс продуктын хуплады

Нәзарәт Ак Барс Банкының “Ислам лизингы” яңа ислам финанс продуктын хуплады

Сафәр аеның 1нче көнендә (5нче августта), “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Ак Барс Лизинг” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Эдуард Шәйдуллин һәм аның хокукый мәсьәләләр буенча урынбасары Тимур Хәбибуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, шәригать фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты. Очрашу барышында Илфар хәзрәт кунакка “Ислам лизингы” финанс продуктының шәригать нормаларына туры килү сертификатын тапшырды.

Яңа финанс продукты Ак Барс Банкының Ислам банкингы үзәге тарафыннан “Ак Барс Лизинг” акционерлык җәмгыяте белән берлектә Россия ислам институты каршындагы Россия ислам икътисады һәм финанслары үзәге катнашында эшләнгән һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының югары бәясен алган.

Ислам лизингы финанс арендасы объектын киләчәктә милек хокукын алу мөмкинлеге белән арендалау турындагы килешүдән гыйбарәт.

Ак Барс Банкы компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен ислам финанс продуктлары исемлеген киңәйтүне дәвам итә. Яңа продукт – Ислам лизингы корпоратив сегмент клиентлары өчен билгеләнгән һәм ул ислам хокукы таләпләренә туры килә торган сигезенче продукт булды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*