ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2024 елның 20-22 декабрендә, мөселман яшьләре форумының иң яхшы традицияләрен истә тотып, актив мөселман яшьләрен Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре слетына җыя. Слетта яшь мөселманнар һәм мөслимәләр сәләтләрен ача, фикердәшләр табып, берләшә алачак.
Һәр мөселман даими рәвештә үсешкә омтылырга, актив тормыш алып барырга тиеш. Әлхәмдүлилләһ, безнең үрнәк алырлык шәхесебез бар – Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺнең тормышы җитәкчелек итү, үз-үзен билгеле бер кысаларда тоту һәм җәмгыятькә хезмәт итү дәресләре белән тулы.
Слетның остазы Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган, ислам фәннәре магистры, БИАның 2 курс докторанты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шәязданов булачак – ул егетләр һәм кызлар өчен интерактив лекцияләр үткәрәчәк.
Программада шулай ук экскурсияләр һәм спорт чаралары; командада эшләү, вакыт белән идарә итү күнекмәләрен үстерүгә, халык алдында чыгыш ясауга һәм карарлар кабул итүгә юнәлдерелгән тренинглар, кейс-уеннар һ. б. көтелә.
Проектта катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Слетка гаризалар 2024 елның 10 декабренә кабул ителә.
Ел саен тормышка торган кышкы проектлар яшьләргә үзләренең дини белемнәрен тирәнәйтергә, берләшергә, танышырга һәм рухи яктан баерга мөмкинлек бирә.
Чыганак: dumrt.ru