tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашу өчен гаризалар кабул итә
Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” проектында  катнашу өчен гаризалар кабул итә

Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашу өчен гаризалар кабул итә

Нәзарәт “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Татарстан мөфтиятенең халык арасында зур популярлык казанган проекты –  “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен 12 мартта кабат башлап җибәрә. Бүгенге көндә дәресләргә 73 кеше язылган. Язылу 10 мартка кадәр дәвам итә! Беренче – кереш дәрес 12 нче мартка билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Казан ш., Тукай ур., 38 й.)  үтәчәк.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә җае булмаган дин кардәшләргә гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла. “Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 8.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә (Тукай ур., 40) үткәреләчәк. Барлыгы 8 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары).

Барлык дәресләр дә – бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Ислам. Беренче адымнар”да катнашучыларны бүләкләр дә көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Сигез сезон дәвамында әлеге курсларда 720 кеше белем алды һәм намазга басты. Белем бирү татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Дәресләрне мөфтият белгечләре һәм хәзрәтләр бирә.

Бу курсларга язылу өчен +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга яки әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк. Курсларга язылырга теләүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез: агымдагы курсларга 100 кеше генә кабул ителә. Бу илдәге коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыятькә бәйле.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*