tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге мөселман бәйрәмнәре хөрмәтенә кием өләшә
Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге мөселман бәйрәмнәре хөрмәтенә кием өләшә

Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге мөселман бәйрәмнәре хөрмәтенә кием өләшә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме хөрмәтенә яңа балалар киемнәре тарата башлады. Акция Корбан бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк һәм республиканың барлык 48 мөхтәсибәтен колачлаячак. Урыннарда киемнәрне аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр арасында мөхтәсибләр һәм абыстайлар бергәләп бүлеп бирәчәк.

Бүгенге көндә кием алу өчен 35 мөхтәсибәттән гариза бирелгән. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, һәр районга тукыма фабрикаларының берсе бушлай биргән 50 комплекттан артык балалар киеме тарату көтелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*