tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында рус телендә “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабы дөнья күрде
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында рус телендә “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабы дөнья күрде

Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында рус телендә “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабы дөнья күрде

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты рус телендә “Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ. Дустанә мөнәсәбәтләр үрнәге” китабын бастырып чыгарды.

Бу китапның үзәгендә әхлакый сыйфатларны гәүдәләндерүче шәхес – Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ тора. Пәйгамбәребез ﷺ иң күркәм һәм иң камил әхлакый сыйфатларга ия: болар – түземлек, мәрхәмәтлек, бер-береңә хөрмәт һәм гафу итә белү, шәфкатьлек-миһербанлык, кайгыртучанлык.

Ислам көч кулланып түгел, ә безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ гамәлләре ярдәмендә кешеләрнең күңеленә үтеп кергән. Ошбу китапта Аллаһның рәсүле Мөхәммәд ﷺнең тормышыннан мисаллар китерелгән, алар аның әйләнә-тирәдәгеләр белән булган мөнәсәбәтен ачып бирә.

Әлеге басмада пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормышындагы вакыйгалар белән танышырга мөмкин:

1.            Пәйгамбәребез ﷺ нинди авырлыклар һәм киртәләр аша узган?

2.            Ул башка дин вәкилләре белән ничек аралашкан һәм аларны ничек хөрмәт иткән?

3.            Үзенә авырлык китергән кешеләргә карата ничек мәрхәмәтлек күрсәткән һәм гафу иткән?

4.            Пәйгамбәребез ﷺ Мәккә ачылганнан соң үзенең элекке дошманнарын ничек кичергән?

Бу һәм башка күп кенә мисаллар Аллаһ Илчесенә ﷺ хас үрнәк сыйфатларны берләштергән һәм ул күп кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән, ислам динен өйрәнүгә сәбәпче булган. Әлеге китапта Рәсүлебезнең ﷺ гамәлләренә сокланырлык һәм үрнәк булырлык сыйфатларны, мисалларны күпләп табарга мөмкин.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*