tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты сигезенче тапкыр укучылар кабул итә
Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты сигезенче тапкыр укучылар кабул итә

Нәзарәтнең «Ислам. Беренче адымнар» проекты сигезенче тапкыр укучылар кабул итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрне сигезенче тапкыр укырга чакыра. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Бүгенге көндә дәресләргә язылу бара.

Беренче кереш дәрес 16 нчы октябрь көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай урамы, 38 нче йорт, 3 нче кат) иртәнге сәгать сигездә (8:00) үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк. Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлы, хәләл-хәрам, хаҗ, уразаның фазыйләтләре һәм тәртипләре белән танышачак.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк (+17). «Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көннәрендә иртәнге сигездән (08.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай урамы, 40) узачак. Белем бирү татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен  шушы сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 16 нчы октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан (09.00) кичке бишкә кадәр (17.00) +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр узучы Галиев мәчетендә барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә исәпкә алыначак: белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм антисептиклардан файдаланырга тиеш.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Җиде сезон дәвамында әлеге курсларда 650 кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*