Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булган балаларның чәчләрен бушлай алдылар. Бүген, Рамазан аеның 11нче көнендә (11нче мартта), “Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны кысаларында “Зәкят” хәйрия фонды “Егет” барбершобы белән берлектә үзенчәлекле балалар, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр өчен хәйрия акциясе үткәрде. Аутизм һәм ДЦП диагнозлы, үсешендә үзенчәлекләре булган 13тән артык бала Казанның иң яхшы чәчтарашханәсе хезмәтләреннән бушлай файдаланды. Әлеге сөенечле вакыйга балалар һәм аларның гаиләләре өчен чын бәйрәмгә әверелде, аларга сөенеч һәм үз-үзләренә ышаныч бүләк итте!
Әлеге чара ахырында һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.
Әйтергә кирәк, Рамазан аенда Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды үзенең хәйрия эшчәнлеген актив алып бара. Алдагы еллардагы кебек үк, бу изге айда да фонд, битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, мохтаҗларга азык-төлек җыелмаларын тапшырып ярдәм итүен дәвам итә. Җыелмаларга он, ярмалар, көнбагыш мае һәм атланмай, консервалар, шикәр, токмач, тәм-томнар, печенье, кофе, чәй һәм хөрмә керә.
14нче мартта Казан шәһәрендә 30нчы маршрут автобусының берсе көне буе бушлай йөриячәк, хәйрия маршруты хезмәтләреннән теләгән һәр кеше файлана ала.
Чыганак: dumrt.ru