tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәттә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды
Нәзарәттә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Нәзарәттә 100 дән артык укучыга букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды

Бүген, сафәр аеның 22 нче көнендә (26 августта), Белем көне алдыннан Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов аз керемле һәм күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган мәктәп укучылары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында узды. Илфар хәзрәт Хәсәнов мөфтиятнең яшь кунакларын сәламләде, һәм белем алуның кыйммәте турында вәгазь сөйләде.

Аннан соң ул укучыларга портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Тутырылган букчалар һә мәктәп кирәк-яраклары салынган пакетларны хәзрәт кулыннан 100 дән артык бала алды, аларның 20 се – беренче сыйныфка баручылар. Илфар хәзрәт Хәсәнов массакүләм мәгълүмат чаралары белән сөйләшү вакытында “Зәкят” хәйрия фондының Белем көне алдыннан, нинди милләттән булуларына һәм нинди дин тотуларына карамастан, күпбалалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренчә, быел бу акция тугызынчы мәртәбә гамәлгә ашырыла. Акциянең максаты – балалары булган аз керемле гаиләләргә яңа уку елына әзерләнергә, мәктәп өчен кирәкле әйберләр тупларга ярдәм итү.

Мәктәп портфеле комплекты үзгәрмәде: канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт, рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелмалар һ.б. Портфельләр һәм канцелярия товарлары битараф булмаган кешеләрнең иганәсенә сатып алынды.

2023 елда «Зәкят» хәйрия фонды 200 дән артык укучыга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итте. Шул исәптән Донецкидан һәмм Луганскидан кайткан, Казан, Яшел Үзән һәм Яр Чаллыда вакытлыча яшәү урыннарындагы качакларның 60 тан артык баласы портфельләр һәм канцелярия товарлары белән тәэмин ителде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*