Бүген, шәүвәл аеның 5нче көнендә (3нче апрельдә), Нәзарәттә җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене һәм финалга чыгучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
Бәйгедә җиңүче булып Газыймовлар гаиләсе танылды – алар Мөслим районы Баланлы авылында үзләре яшәгән йортны бизәгән. Йорт хуҗалары – Җәмил хәзрәт һәм аның хәләл җефете Гүзәл ханым төп бүләккә лаек булды: Нәзарәтнең “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама белән бүләкләнде. Әлеге кадерле бүләкне Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды.
Бу йортның бизәлеше финалга чыккан башка катнашучылардан бары бер баллга гына өстен булуга да карамастан, жюри аның башкалардан аермалы булган төп өстенлеген – бизәлешнең киң колачлы булуын билгеләп үтте. Авторлар йортка керү капкасын һәм бинаның тышкы ягын бизәү белән генә чикләнмәгән, алар бөтен әйләнә-тирәне – барлык каралты-кураларны, койманы, хәтта урам-тыкрык өлешен дә бизәгән. Ул ерактан ук балкып зур хәрефләр белән язылган “Рамазан” һәм “Сүбхәнәллаһ” сүзләре белән әллә кайдан җәлеп итеп тора. Шунысы да игътибарга лаек, Газыймовлар гаять тырышлык һәм үҗәтлек күрсәтеп, “Нурлы Рамазан” бәйгесендә ел саен катнашып килә. Узган ел алар конкурста финалга чыгучылар арасында булсалар, быел җиңүче үк булып куйдылар.
Гүзәл ханым сүзләренә караганда, гаиләне әлеге бәйгедә көчләрен сынап карарга Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин тәкъдим иткән. Бу гаилә чын күңелдән авылдашларына Рамазан аеның бар матурлыгын күрсәтергә, аның кыйммәтләрен җиткерергә, ислам диненә кызыксыну уятырга һәм рухи тәрбия бирергә омтылды. Гаилә башлыгы Җәмил хәзрәт исә – шушы авылның имамы. Ул бу конкурска ике ай дәвамында әзерләнүләре хакында әйтте. Өен генә бизәп калмыйча, ул мәчетне дә бизәгән, бу авыл халкын мәчеткә йөрергә өндәгән: көн саен таравих намазларына 30дан артык кеше җыелган.
Гаилә, башкаларга үрнәк булу өчен, киләчәктә дә бәйгедә катнашуны дәвам итәргә ниятли. Алай гына да түгел, Җәмил хәзрәт Гасыймов үзе дә авылдашлары арасында Рамазан аена йортларны бизәп каршылау буенча шундый ук конкурс игълан иткән. Әлегә анда өч гаилә катнашкан.
Быел Нәзарәт үткәргән “Нурлы Рамазан” республика бәйгесе финалына түбәндәге 9 эш чыкты: Югары Ослан авылындагы “Салихҗан” мәчете (авторы – Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин), Казандагы “Әбүгалисина” мәчете (авторы – мәчет имам-хатыйбы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов), Питрәч районы Яңа Шигали авылында урнашкан Габдрахман ибн Гауф (радыйАллаһу ганһү) исемендәге мәчет (авторы – Рәмис Яхиев), Буа шәһәрендәге шәхси йорт (авторы – имам Шамил хәзрәт Вәлиуллин), Кукмара районының Туембаш авылында Нәзим Зариповның шәхси йорты, Кукмара районы Олы Сәрдек авылында Илнур Ишмөхәммәтовның шәхси йорты, “Мамадыш” совхозы бистәсендә Халидә Шаһинурованың шәхси йорты, Байлар Сабасында Альберт Тимергалиевның шәхси йорты, Арча районы Кәче авылында Луиза Корбанованың шәхси йорты. Финалга чыгучыларга мактау дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Конкурста Татарстанның төрле почмакларыннан килеп ирешкән 38 эш көч сынашты: алар – шәхси йортларны, мәчетләрне һәм җәмәгать урыннарын бизәүчеләр. Быел дини оешмалар (мәчетләр, мәдрәсәләр һәм мәгърифәт үзәкләре) аеруча зур активлык күрсәтте – барлыгы 21 гариза килде, аларны җибәрүчеләр арасында күпчелекне Казан шәһәре, Арча, Алабуга, Мамадыш һәм Чистай районнары тәшкил итте.
Белешмә.
Быел Татарстанда изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын бик матур итеп бизәүдә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе өченче тапкыр оештырылды. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар һ.б. чакырылды.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юлларын һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше Рамазан ае төгәлләнгәнче сакланырга тиеш иде. Иң яхшы тышкы бизәлешне сайлап алганда ислам символикасын һәм Рамазан элементларын куллану; оригинальлек һәм новаторлык; масштаблылык; эстетик күркәмлек; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәү; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалану кебек күрсәткечләр исәпкә алынды.
Чыганак: dumrt.ru