Удмуртия республикасының Ува районының Кизварь авылында әле күптән түгел генә булып кайтсак та, Уваның үзендә яшәүче милләттәшләребез белән күптәннән күзгә-күз очрашкан юк иде. Ува посёлогы Ижаудан көнбатышта 90 чакрымнан артык ераклыкта урнашкан. Башкаладан ерак урнашмаса да, бормалы юллар аша 2 сәгатькә якын бардык, чөнки көзге салкын көндә буранлап беренче кар ява иде.
Увада – ике мәчет
Уваның тарихына күз салсак, 1923 елда Ва елгасы буйларына беренче урман әзерләүчеләр — якындагы Ува-Тукля, Рябово, Кильцем, Пекшур авылларыннан сезонлы эшчеләр килә. Бер елдан соң бу урында беренче агач корылма төзелеп, анда урман конторасы урнаша. Эшчеләр әлеге бистәне «У (реки) Ва» дип йөртә башлыйлар. Халкына килгәндә, 2012 елда 20 меңгә якын исәпләнелә. Ува районында барлыгы 800ләп татар санала. Увада «Юность» район мәдәният йорты, балалар иҗаты йорты, балалар сәнгать мәктәбе, китапханә, 2 медпункт, район хастаханәсе бар. Шәһәрнең үзәгендә менә дигән мәчет эшләп килә. Аның каршында сәүдә йорты төзелеше башлангач, мөселманнар канәгатьсезлек белдерәләр, төзелешне туктатуны таләп итәләр. Әлеге хәлләрдән соң Увадагы шәхси эшмәкәр Рәүфә ханым үз хисабына шәһәрнең үзәк мәйданындагы үз территориясендә яңа мәчет төзелешен башлый. Аны инде төзеп бетергәннәр. Тик манара куюны туктатып торганнар. Чөнки увалылар: “Ни өчен төп халкы руслар, удмуртлар булган район үзәгенең нәкъ үзәгендә мәчет булырга тиеш?” — дип, тавыш куптарганнар. Увада яшәүче милләттәшләребез сүзләренчә, мәчетнең эчке эшләре эшләнеп беткән. Киләсе елда Исламны кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үткән көннәрдә аны тантаналы төстә ачу теләге белән яшиләр алар. Уваның үзәгендәге бик матур ике катлы мәчетне төзүдә башлап йөрүче, акчасын табучы милләттәшебез Рәүфә ханым белән без очраша алмадык. Эшмәкәр ханым һәрвакыттагыча үз эшләре белән мәшгуль иде. Хәзрәт әйтүенчә, мәчет ике катлы, аскы катында ашханә, ә өстә уку заллары, намаз уку бүлмәләре урнашкан.
Ува мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт (Станислав) рус милләтеннән булса да, Ислам динен кабул иткән. Мөхәммәт хәзрәт: “Узган ел мин биредә имам вазифасын үти башладым. Аңа кадәр дә биредәге хәзрәт белән элемтәдә тора идем. Мондагы җәмәгатьчелек миңа ошый. Увадагы хәзрәт киткәч, Фаиз хәзрәт әлеге урынны миңа тәкъдим итте. Мин бик теләп риза булдым. Биредә татарлар аз. Аларның күпчелеге 30 нчы елларда Татарстаннан килгәннәр. Поселок үзәгендә тагын бер мәчет төзелеп бетте диярлек. Әгәр анысы ачылса, монысын ябарга туры киләчәк. Чөнки ике мәчетне тоту бик авыр булачак, мәчеткә йөрүчеләр күп түгел. Элек мәчеттәге укуларга атнасына 2 тапкыр гына килә иделәр, хәзер апаларның соравы буенча дәресләрне атнага 3 тапкыр иттек. Һәркөнне дүртешәр дәрес. Аларга укулар бик ошый”, — дип сөйләде. Ул газетабызның “Мөслим” битен бик яратып укуы турында да әйтеп узды.
Увага баруыбызның максаты – биредә яшәүче милләттәшләребез белән очрашып, аларның хәл-әхвәлләрен белешү, халык санын алу кампаниясе барышында милләттәшләребезне барлау, газетага яздыру. Газетабызның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова: “Сезнең белән очрашуыбызга бик шатбыз. Шундый авыр вакытта, коронавирус аркасында күпләр очрашудан куркып, өеннән чыкмый ятканда, сезне күрүгә күңелләр үсеп китте. Бигрәк тә зур рәхмәтләребезне Мөхәммәт хәзрәткә һәм аның гаиләсенә әйтәсе килә. Әлеге очрашуны ул оештырды, ә тормыш иптәше нинди мул табын әзерләгән?! Беләсездер 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу барачак. Сез дә әлеге җанисәптә актив катнашырсыз, дип ышанам. Әгәр сан алучылар өегезгә кермәсә, “Госуслуги” порталы аша язылырга була. Бу очракта сезгә балаларыгыз ярдәм итә ала. Балаларыгыз, оныкларыгыз да җанисәптә катнашып, үзләрен «татар» дип язсыннар иде”, — диде.
Ольганы нәрсә борчый?
Мөхәммәт хәзрәтнең хатыны Ольга белән дә аралаштык. Алар гаиләләре белән мәчетнең янкормасында гомер итәләр. “Бу бүлмә безнеке, икесе улым белән кызымныкы”, — дип, торган урыннары белән таныштырды ул. “Хәзер улым кайтырга тиеш. Ул репетиторга йөри. Мәктәпкә улыбызны өйдә укытуны сорап гариза яздык, ул өйдә белем ала. Кайбер фәннәр буенча репетитор белән шөгыльләнә, чөнки барлык фәннәр буенча да мин өйрәтә алмыйм. Елына ике тапкыр мәктәпкә барып, зачет, имтихан тапшырабыз. Дәреслекләрне мәктәп бирә.
Әтием Хәйдәр милләте буенча таҗик, әнием – молдаван. Әти мөселман булганлыктан, мин дә Ислам нигезләре буенча яши башладым. Мин — хәзрәтнең икенче хатыны. Миңа аның авыру хатынын карарга тәкъдим иттеләр. Ул умыртка сөяге авырулы, урында ята иде. Ул вакытта үземнең ике балам бар иде. Улым бик шаян, шук булгач, миңа риза булырмы дип икеләнеп торганда, хәзрәт: “Хатынымны хастаханәгә алып киттеләр”, — дип шалтыратты. Анда хәле тагын да авырайган. Шулай 2-3 көннән якты дөньядан китеп тә барган. Озак та үтмәде, хәзрәт шалтыратып: “Сезнең белән күрешәсе иде”, – диде. “Ижау автовокзалында сәг. 11.00дә булам, автобус сәг. 15.00дә кире китәчәк”, — дидем. Ул вакытта мин Шаркан районы Сосновка авылында яши идем. Шулай итеп, Сенной базарында очраштык, шул көнне кич минем дус кызымның өендә никах укыттык һәм, авылга барып, балаларны алып кайттык. Менә шуннан бирле 6 ел бергә гомер итәбез, Аллаһка шөкер. Ул мине ике балам – улым һәм кызым белән кабул итте. Башта Ижауда яшәдек. Аннан Увага күчендек. Хәзерге вакытта мин Ислам нигезләре дәресләренә йөрим. Иремнең укучысы, беренче партада ук утырам. Кызым да йөри, улым да вәгазьләрне тыңлый. Минемчә, балаларны кечкенәдән дингә тартырга кирәк. Беренчедән, аларның хәтерләре яхшы, сүрәләрне тиз ятлыйлар. Аннан улым гарәп телен дә өйрәнә. Иң элек сүрәләрне яттан сөйләп күрсәтә. Шуннан соң гына дәресен карый башлый. Кызым Мәрьям быел мәчеттә эшләүче “Гармония” мәктәбен тәмамлады, тик Увадагы педагогика көллиятенә укырга керергә өлгерми калды. Хәзер икенче елга керергә әзерләнә.
Мәчеттә укулар башланды. Дәресләргә апалар-абыйлар хәтта күрше-тирә авыллардан килеп йөриләр. Тик менә коронавирус аркасында килүчеләр сирәгәйде. Аннан мине яшьләрнең мәчеткә йөрмәве бик борчый. Иң кечесе 8 яшьлек бер малай сирәк булса да килгәли, ә иң өлкәненә — 80 яшь. Мәчет Рамазан аенда җанлана. Ул вакытта көн саен тәравих намазлары укыла, көн саен ифтарлар уздырыла. Ул вакытта намазларга да халык еш йөри. Башка вакытта җомга намазларына дүрт ир-ат даими йөри».
«Укымасаң, өйрәнеп булмый»
Увада һәм Ува районында яшәүче милләттәшләребезгә Дәүләт Советы депутаты Фәрит Халитов 15 “Яңарыш” газетасын яздырып, үзе алып кайтып өләшә.
2022 елда бу эшкә Фәүзия Мирзаян кызы Шмелева да алынырга теләген белдерде. ”Әни исән чакта аның белән бергәләп мәчеткә килә идем. Хәзер инде бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә йөрим. Биредәге татарларның җыелышу урыны да бит инде бу мәчет. Өйдә Коръән ашлары уздырам. Үзем компьютер техникасы, оргтехника сату белән, ресторан бизнесы белән шөгыльләнәм. Оныгым Минтимердән: “Синең милләтең кем, улым?” — дип сорыйм, ул “Мин — татар!” — дип җавап бирә. Килгән саен милли ашларыбызны пешерүемне сорый, татар телендә берничә сүз булса да өйрәтергә тырышам. Азлап булса да, сеңдереп каласы килә. Мин үзем дә “Яңарыш”ны укыйм. Татарча укый белмибез диючеләргә көн саен аз-азлап булса да укый башларга тәкъдим итәм. “Шулай укый-укый мәгънәсен аңлый башлыйсыз. Укымасагыз, өйрәнеп булмый”, — дим.»
Рәиф Фәйзуллин: “Тумышым белән Падера авылыннан. Мин математика укытучысы, армиядән кайттым, ә районда эш юк. Дустым Ува районы Рябово авылына математика укытучысы кирәк, дип чакырды. Шунда киттем. Гомер буе шунда яшәдем, укыттым. Җомга намазларына, гаетләргә Рябово авылыннан Увага (12 чакрым) килеп йөрим. “Яңарыш” газетасын почта аша яздырып алам. Әбиләргә дә язылыгыз димен дә, алар укый белмибез, диләр. Ничек инде үз телеңдә укый белмәскә? Андыйларны һич аңламыйм мин”.
Нәзирә Габис кызы Волкова: “20 ел үзем генә яшим. Ирем рус иде. Актаныштан кулак дип сөрелгәч, бирегә 40лап кеше килеп урнашалар. Алар арасында әти-әни дә була. Мәчетне төзегәндә, әтием дә катнашты“.
Гөлсәрия Хәбибрахманова: “Мин үзем Вятка Аланыннан, 7 балалы гаиләдән. Ирем заготконтора җитәкчесе иде, аны бирегә күчерделәр дә, шулай биредә төпләндек. Башта Селтыда яшәдек. Аннан бирегә төпләндек. Биредә яшәвемә дә 47 ел инде. Үзем райпода хисапчы булып эшләдем. Улым да мәчеттә узучы дини укуларга йөри, тырыша”.
Ринат Равил улы Тямаев: ”5 яшемә кадәр гел татарча аралаштым. Хәзер татар теле онытылып килә Увада. Яшьләр гел русча гына сөйләшә. Балачак дустым белән биредән 50 чакрым ераклыкта урнашкан Булай авылындагы ташландык колхоз фермаларын сатып алып, шуларны торгызу белән шөгыльләнәбез. Анда атларыбыз, 1400 баш сыерыбыз бар. Сөтне “Ува-молоко”га илтеп тапшырабыз. Мәчеткә дә йөрергә тырышам. Гаетләрне калдырмыйм. Яшьләрнең мәчеткә килмәве борчый”.
Вәсил Минһаҗетдинов: “Мин үзем “Увадрев” оешмасында эшлим. Увада 70тән артык татар яши. Кизварьда 50дән артык. Тик шунысы кызык: Кизварь татарлары 3 телдә – русча, татарча, удмуртча иркен аралашалар. Әти-әниләре Татарстаннан күчеп килгәннәр. Башта Сюмсига, аннан биредәге урманны кисеп, шунда урнашканнар. Әти-әнием белән татарча аралаша идем, хәзер исә мәчеттә генә. Хатыным — рус милләтеннән. Мәчеткә җомга намазларына йөрим. Өйдә, эштә намазларны калдырмаска тырышам”, — ди.
Догаларның көче зур
Гөлчирә апа: “10 ел элек Донецк шәһәреннән кызым Наилә һәм оныгым белән күченеп кайттык. Анда сугыш башлангач, сеңелем безне үзе янына чакырды. Киявебез һәлак булды. Без җыендык та кайтып киттек… Тик китүе бик авыр булды. Гомер иткән ике катлы йортны, хуҗалыкны ташлап китәргә туры килде бит. Киткәндә, капкаларны, коймаларны, ишекләрне догалар укый-укый сыйпап чыктым. Никтер икенче катка менеп җитә алмадым. Без киткәч, безнең урамны утка тотканнар. Күрше-тирәдә исән йорт калмаган, ә безнең йортның икенче каты гына бераз зыян күргән. “Менә бит ул догаларның көче нинди зур!” – дип уйлыйм хәзер. Исән-сау булуыбызга сөенәм. Сеңелемә рәхмәт. Ул безгә биредә фатир алырга да булышты. 1 бүлмәле булса да, үзебезнең фатирда яшибез”, — дип, күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде.
Вәсил Минһаҗетдинов, Мөхәммәт хәзрәт белән мөселман зиратына да кереп чыктык. Ул 1948 елда ачылган. Анда да тәртип. “Биредә көз көннәрендә өмә уздырып, агачларны кисәбез, чистартабыз. Мөселман кардәшләребез гел ярдәм итә. Читтән кайтучылар да килә. Татарлар гына түгел, башка мөселман кардәшләребез дә өмәгә кушылалар. Биредә дә, башка зиратлардагы кебек, яңа каберләр шактый күп. Бу коронавирус бик күп кешеләрне вакытсыз алып китә шул. Мондый хәлнең булганы юк иде, — ди Мөхәммәт хәзрәт. Аның планнары зурдан, райондагы музейда “Татарлар почмагы” да оештырасылары килә, “Ува татарларның килеп чыгышы” дигән буклетка материаллар җыю өстендә эшлиләр. Ул «Яңарыш» белән элемтәдә торырга, газетага язылуны оештыруда ярдәм итәргә дә ышандырды. Милләттәшләребез аңа ярдәм итеп торсалар, Увада милли тормыш җанланып китәр иде, дигән уйлар белән кайттык без.
Гөлнара Вәлиева.