Бәйгедә татар телен камил белгән, кияүдә булмаган 18дән 27 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала.
Зональ этаплар 5 район үзәгендә һәм Казан шәһәрендә уздырылачак.
Зональ этапта уңышлы чыгыш ясаган катнашучылар ярымфиналга юл алачак!
Катнашыр алдыннан бәйге Нигезләмәсе белән танышыгыз.
Зональ сайлап алу этабында катнашу өчен гаризаны әлеге сылтама аша юллагыз: https://forms.yandex.ru/u/68fa4de9eb61465dd6b79dba
Зональ этапларның төгәл даталары турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Күрешкәнгә кадәр!
