ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Нинди бәхет ул – бәхетле булу!
Нинди бәхет ул – бәхетле булу!

Нинди бәхет ул – бәхетле булу!

Рәйсә Алеева белән моннан 42 ел элек таныштык. Ул Чынлы райисполкомына эшкә урнашырга килгән иде. Озак кына сөйләшкәннән соң, бу бик тә акыллы, өметле хезмәткәр булачак бит, дигән нәтиҗә ясап, райисполком рәисенә аны баш экономист итеп алырга тәкъдим иттем. Менә шул көннән бергәләшеп, бер-берегезгә таянып һәм ышанып, дус-тату булып, үзебезгә йөкләнгән эшне җиренә җиткереп башкарырга тырыштык. Бергә эшләү дәверендә үзара дуслыгыбыз ныгыды, якынайды һәм гаилә дуслыгына әверелде. Ул еллар матур хатирә булып бүген дә күңел түрләрендә саклана…

Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап экономист дипломына ия булган Рәйсәне Чардаклы районы Матюшкино авылына эшкә җибәрәләр. Колхоз рәисе яшь белгечне каршы алганда, бездә Равил исемле татар егете ветврач булып эшли, сезне аңа кияүгә бирербез әле, дип шаяртып кына әйтеп куя. Рәйсә исә, мин монда эшләргә килдем, кияүгә чыгарга җыенмыйм, дигән була. Җитәкченең сүзләре рас килә бит. Фәрештәләрнең амин дигән вакытына туры килгәндер, мөгаен. Равил һәм Рәйсә Алеевларның гаилә учагы менә 50 ел инде дөрләп яна.

Хәзерге вакытта гаилә мәсьәләсе җәмгыятебезне борчыган зур проблемага әйләнеп бара. Гаилә корып яшәргә теләмәүче яшьләр саны, юк-барга ачуланышып, аерылышу очраклары елдан-ел арта. Тирәнтен уйлап карасаң, күпчелек гаиләләр җитди булмаган сәбәп – үзара уртак тел таба алмау аркасында таркала икән бит. Яшь парлар якыннарын кайгы-хәсрәткә салмасын өчен, без – әти-әниләр, үзебезнең дөрес яшәү үрнәге белән тормыш юлын бергә башлап җибәрүнең җитди адым икәнлеген балаларыбызга кече яшьтән үк аңлатып үстерергә тиеш дип саныйм.

Равил белән Рәйсә гомере буе җаваплы урыннарда эшләделәр. Рәйсә үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә баш экономисттан район хакимияте башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде. Аннары “Росбанк” һәм “Россельхозбанк” управляющие вазыйфаларын башкарды.

Алар икесе дә тормыш юлын алдан планлаштырырга күнеккән, бүгенге көн белән генә яшәмиләр, һәр яңалыкка курыкмыйча, җиң сызганып алыналар.

Рәйсәбез 1997 елда компьютерда эшләргә өйрәтү курслары ачып җибәреп, кыска гына вакыт эчендә бер меңнән артык яшүсмерне һәм өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер грамотасына өйрәтеп чыгарды. Шушы игелелекле гамәле өчен Рәйсәгә күпләр бүген дә рәхмәт әйтә.

Тынгысыз, батыр йөрәкле дустым җәмәгать эшләреннән беркайчан да читтә калмады. Ул өлкә Губернаторы һәм Дәүләт Думасы, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты ярдәмчесе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Чынлы район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын җиренә җиткереп, җаваплылык хисе тоеп, бөтен күңелен биреп башкарды. Оештыру сәләтенә ия булуын исәпкә алып, төрле дәрәҗәдәге сайлаулар вактында аңа районның сайлау штабы начальнигы вазыйфалары йөкләнелде. Бергә тырышып эшләү нәтиҗәсендә без өлкә күләмендә һәрвакыт яхшы күрсәткечләргә ирешә идек.

Мөселман гаиләсендә якты дөньяга аваз салып, беренче сүзләрен татар телендә әти-әни дип әйткән гади авыл кызына танылган татар хатыны, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелү өчен, әлбәттә инде, күп көч һәм тырышлык куярга, тәвәккәл, максатчан булырга туры килә. Бүген инде ул горурлык хисе кичерергә лаеклы кеше. Күпьеллык тырыш, намуслы һәм фидакарь хезмәте җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнде. Ул – Чынлы районының Почетлы гражданины дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем иясе.

Мин бәхет ачкычын таптым, дип әйтергә ярата Равил Алеев. Гаиләсе түгәрәк, тормышы җитеш, туганнары һәм дуслары янында. 75 яшь тулуына карамастан, һаман эшен ташламый. Ульяновск шәһәреннән 40 километр ераклыкта урнашкан Зур Нагаткинога барып йөри. Озак еллар Чынлы районының “Память Ильича” колхозында баш ветеринария врачы булып эшләде. Хәзер аларның үз кибетләре бар.

Әйе, ярты гасыр тормыш сукмагыннан бергә атлау җиңелдән түгел, тормышның бит аның төрле чаклары була. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле, киләчәге өметле булган якын дусларым Равил белән Рәйсә Алееевларның гаилә корып бергә яши башлауларына 50 ел була.

Алар саф мәхәббәт җимешләренә – акыллы, эш сөючән балаларына югары белем алырга булышып, өйләндереп һәм кияүгә биреп, хәзер балдан татлы оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр. Ноябрь аенда “Ак мәчет”тә оныклары Таһирның никах туен бик зурлап, матур итеп үткәрделәр.

Ир кеше агач утыртырга, өй салырга һәм балалар үстерергә тиеш, ди халкыбыз мәкале. Алеевлар боларның барысын да эшләде. Ульяновск шәһәрендә үз йортлары белән яшиләр. Затлы, нурлы өй, бала-оныклары янәшәдә, бер-берсенә ярдәм итеп торалар. Рәйсә аллы-гөлле чәчәкләр үстерә. Кечкенә генә бакчада нәрсә генә чәчмиләр! Авылда туып үскәннәр бит, бер генә сантиметр җирне дә әрәм итмиләр, буш калдырмыйлар.

Алеевлар биш вакыт намаз укырга да мөмкинлек таба. Оныклары бабасы белән бергә мәчеткә җомга намазларына йөри. 2017 елда Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән аларга хаҗ сәфәренә барырга насыйп итте. Равил белән Рәйсә моңа шатланып туялмыйлар.

Рәйсә дустым – тормышта да, гаиләдә дә Равиленең терәге һәм таянычы, аерылгысыз канаты. Мин алар арасындагы саф мәхәббәткә һәрчак сокланам, баш иям. Һәрвакыт бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә таянып, хөрмәтләп һәм олылап яшиләр. Чынлап та, бәхет нигезе – мәхәббәт, тугрылык бит.

Алар бер дулкында яшиләр, фикерләре уртак. Икесе дә тыйнак, сабыр, төпле акыллы, гадел, ихлас, кешелекле, ачык йөзле, нечкә күңелле, ярдәмчел һәм табигать җанлы.

Минем тормыш юлымда, гаиләмдә авыр вакытлар күп булды, дусларым да аз түгел. Ә шулай да, Равил белән Рәйсә беренче булып ярдәмгә килеп җитәләр.

Мәсәлән, үткән елны нәзер корбаны чалырга ниятләгән идем. Мин – олы яшьтәге ялгыз хатын өчен зур эш бит бу. Сарыгын табарга, мулладан укытырга һәм чалдырып алып кайтырга кирәк. Равилгә бу хакта сөйләп караган идем. Ул икенче көнне үк бу эшне башкарып та куйды. Әйтеп бетергесез дәрәҗәдә шатландым һәм елый-елый рәхмәтләр укыдым.

Минемчә, дуслар алар күп була алмый. Иң мөһиме – дуслар белән мөнәсәбәтләрнең эчкерсез булуы. Әгәр дустыңны ни өчендер түгел, ә нәкъ менә эчке халәте өчен якын итәсең икән, димәк, бу чын дуслык. Көн саен телефоннан булса да аралашып, киңәшеп, хәлләр белешеп торабыз. Шундый дусларым булуына шатланам да, горурланам да.

Равил белән Рәйсә искиткеч игелекле, туган җанлы кешеләр. Алар Рәйсәнең түшәктә ятучы 1 нче группа инвалид энесен берничә ел нәкъ менә бала караган кебек икәүләп карадылар.

Рәйсәбез иҗади шәхес тә бит әле. Ул үзенең үткән тормышы турында яза, оныклары өчен “Непридуманные истории” дип аталган китабын бастырып чыгарды. Әтисе Минсәлим белән бабасы Хайрулла Мухамедовларның катлаулы тормыш юлын, язмыш сукмакларын “Отец и сын – солдаты войны” китабында тасвирлады. Ә күптән түгел генә “Нинди бәхет ул – бәхетле булу” дигән шигырен иҗат итте. Шулай ук “За все судьбу благодарим” дип аталган кулъязмасын әзерләде.

Бәхетле буласың килсә, бер-береңә ышанырга, бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңне кайгыртырга, юл куя белергә кирәк.

“Олыгайган саен бер-беребезне ярату хисе арта гына бара. Мин бик бәхетле хатын”,- ди Рәйсә дустым.

Сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә насыйп итсен. Һәр туар таңга рәхмәтле булырга кирәк, чөнки күп очракта нәкъ менә уйлар һәм ниятләр кешенең эчке халәтенә тәэсир итә, якын тирәдәләребезгә шәфкатьле, ярдәмчел, ачык йөзле булып, аларга бары тик яхшылык кына теләп яшәгәндә үзеңнең дә бәхетле булуың мөмкин.

Кадерле, мәрхәмәтле якын дусларым! Алтын туегыз мөбарәк булсын, озын гомер, саулык, тынычлык телим сезгә! Шундый чын дусларым булуына бик шатмын!

Нәбирә МУХИТОВА,

Ульяновск шәһәре.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*