13-18 октябрьдә Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узды. Театр тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Нияз Игъламов фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Фестиваль, чынлап та, эчтәлекле булды. Киләчәктә фестивальләр рәтенә керсә, Мәдәният министрлыгы чаралары исемлегенә керсә, ул, әлбәттә, бераз үзгәрергә тиеш. Чөнки без гел Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләрне генә карарга тиеш түгел. Без дип, тамашачыны әйтәм, жюрины түгел. Минемчә «Заман кыңгыравы» – ул Туфан Миңнуллин гына түгел. Ул – Мансур Гыйләҗевлар, Хәбир Ибраһимовлар, Илгиз Зәйниевләр һәм башкалар. Менә шулайрак программа төзеп булса, киләчәктә Туфан Миңнуллин исемендәге фестиваль тагын да әйбәтрәк, тагын да кызыграк, тагын да саллырак узар иде. «Беренче коймак төрле була» дисәләр дә, минемчә, төер булмады, әйбәт узды.
Миңа калса, һәр татар театры хәзерге вакытта үз фестивален булдырырга тиеш. Ул, беренчедән, театрга яңа тамашачыны китерә, икенчедән, аны оештырган театрга төрле яктан ниндидер бәя бирелә.
Минем өчен фестиваль икенче фестивальдән соң башлана. Беренче фестиваль ничек булса да ярый кебек, менә дәвамы инде театрның үзеннән тора. Минемчә, андый фестиваль кирәк, һәм аны дәвам итәргә кирәк, әлбәттә. Чөнки аның файдасы зур, мөмкинлеге зур», – ди ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar