Нижгар өлкәсенең татар милли мәдәни төбәк автономиясе каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы чираттагы “Аулак өй”гә җыела. Җыелышта 14 апрельдә узачак “Әниемнең җылы кочагы” бәйрәменә әзерлек турында сөйләшү булачак. Милли ризыклар әзерләү буенча, татар атрибутлары һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мастер-класслар оештыру турында да сүз кузгатылачак.
Шулай ук чара программасында:
- Кул астында булган материаллардан идән келәмнәре үрү буенча мастер-классның дәвамы
- Милли орнамент белән калфак бизәү
- Милли ризыклар белән чәй эчү