Узган елда бөртекле культуралар уңышына хаклар түбән булуы күбесе хуҗалыкларны эшчәнлек планнарын үзгәртергә мәҗбүр итте.
Язганыбызча, Печәнең “Нариманов” исемендәге СПКсы аш чөгендере һәм сарымсак үстерә башлады, ә Ишавылның “Байрам” хуҗалыгы быел аш чөгендере һәм кәбестә чәчкән. Узган атнада без аның җитәкчесе Рамил АЙМАСОВ белән сөйләштек.
– Бу эксперименталь адымнарны бөртекле культуралар җитештерүнең рентабельлеге азаю сәбәпле ясарга мәҗбүр булдык. Соңгы елларда хуҗалык бөтенләй табыш бирми дияргә була. Зур күләмдә иген җыеп алган елларда аның хакы түбән була, ә ашлык бәяләре югары булганда – мул уңыш алып булмый. Шуңа күрә без яңа культуралар – 3,5 гектар “щти” (Спас татарлары кәбестәгә шулай ди) һәм 5 гектар аш чөгендере чәчеп карадык. Бу яшелчәләр, башка хуҗалыклар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бөртеклеләр белән чагыштырганда азрак финас һәм хезмәт ресурслары таләп итә. Аеруча соңгысы мөһим, чөнки хәзер авыл хуҗалыкларында кадрлар кытлыгы кискен тора.
Щти үстерү Мари-Эл республикасында киң таралган һәм хуҗалыклар бу шөгыльдән зур табыш ала. Без алардан шушы культураны үстерү технологиясен өйрәндек. Спас районында да бу юнәлештә эшчәнлек алып баручылар бар. Мәсәлән, Рус Моклокасы фермеры зур мәйданда щти үстерә. Без аның белән дә тыгыз элемтәдә торабыз һәм тәҗрибә уртаклашабыз, – ди Рамил Мәсум улы.
Бүгенге заман авыл хуҗалыгы югары технологик ысуллар куллануны таләп итә, ә кул көче, киресенчә, азая бара.
– Аш чөгендерен үстерү безнең өчен яңалык түгел, бу өлкәдә берникадәр тәҗрибәбез дә, махсус техникабыз да бар, ә щти үстерүне яңадан башлыйбыз диярлек: үзебез үсентеләр (рассада) үстердек, 45 мең сумга чәчкеч сатып алдык, чүп үләннәргә, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәш алып барабыз, туфракны тукландырабыз. Озакламый щтинең рәт араларын эшкәртергә керешербез. Уңышны кул көче белән җыярга планлаштырабыз. Ишавыллылар өчен бу өстәмә керем чыганагы булыр дип ышанам, – ди Рамил әфәнде.
Белгечләр әйтүенчә, яшелчәчелек юнәлешендә мул уңыш алу белән бергә, аны саклау урыны булуы да мөһим. “Байрам”да бу проблема чишелгән – хуҗалыкта ике яшелчә базы бар. Элек “Байрам” хуҗалыгы, күбесе Спас районы аграр предприятиеләре кебек үк, бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән һәм шушы базларда җир алмасы уңышын саклаган.
– Бүген аграр тармакта стабильлек юк, шуңа күрә крестьян һәрвакыт табышлы, сорау булган юнәлешләр эзли, үзләштерә. Без бәрәңге дә үстердек, атлар да асрадык, бу юнәлешләрдә планнарыбыз да зур иде, ләкин алар, игенчелек кебек үк, рентабельлекләрен югалттылар. Нәтиҗәдә, баш тартырга мәҗбүр булдык. Хуҗалык 1200 гектар җир били, быел без бөртекле культуралар чәчмәдек. 160 гектар уҗым, бераз люцерна үстерәбез. Җирнең бер өлешен арендага бирәбез, калганын туңга сөрдек. Экспериментыбыз уңышлы булып чыкса, киләсе елга аш чөгендере мәйданын да, щтинекен дә арттырырга планлаштырабыз. Һәрхәлдә, шул максатка кырлар әзерлибез инде. Без быел ук аш чөгендерен 30 гектар, ә щтине 15 гектар чәчәргә җыенган идек, тик финанс мөмкинлекләр булмады. Бәлки Алла саклагандыр, аграр кәсептә иң мөһиме – тәҗрибә, – ди фермер.
Бүген аграр хуҗалыклар өчен иң авыры – җитештергән продукцияне реализацияләү. Яңа юнәлештә беренче булып товарны лаеклы хакка сату.
– Аш чөгендеренә дә, щтигә дә сорау бар. Уңышны Түбән Новго¬родта реализацияләргә килештек инде. Хакы да ярыйсы булырга тиеш. Щтинең килограммын 7 сумга куеп сатсак, әйбәт булыр иде. Безнең шартларда аны үстерү 3-4 сумга төшә, – ди фермер.
Авыл хуҗалыгында яңа юнәлешләр үзләштерү – предприятиеләр өчен тәввәккәл адым һәм, әлбәттә, зур чыгымнар белән бәйле. Шуңа да карамастан, милләттәш аграрийлар бу эшкә җигелә һәм, кагыйдә буларак, морадына ирешә. Без, үз чиратыбызда, яшелчәчелек пионерларына зур уңышлар теләп калабыз.
Ринат СӨННӘТОВ.