Нижгарның “Туган як” газетасы “Ел кешесе -2018″не ачыклады. Өлкә татар иҗтимагый оешма вәкилләренең тәкъдимнәрен исәпкә алып, бу исемгә Харис Хәмзә улы Камалетдинов лаеклы дип табылган.

Эшлекле эшмәкәр Харис Хәмзә улы моннан берничә генә ел элек барлык Сергач төбәге татарларын күңелле шаккатырып, татар телендә тагын бер массакүләм информация чыганагы – FM дулкынының 91,4 ешлыгында хәбәри-музыкаль радио эфирын булдырган һәм аның турында ишетмәгән, аны тыңламаган татар бүген Ниңгар өлкәсендә юктыр.
“Газета укучыларыбыз, “Татар радиосы”н тыңлаучыларыбыз һәм шушы исемгә кандидат белән билгеләнү максатыннан чыккан мөрәҗәгатебезгә битараф калмаучылар тарафыннан Харис Хәмзә улы Камалетдиновны эшлекле һәм иҗади казанышын югары бәяләгән исемгә лаек булуы белән тәбрик итәбез, гадәти көнкүрешебезгә күңелле рухи төсмер өстәгәне өчен рәхмәт әйтәбез”, – ди Олег Әндәрҗанов.