tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар татарлары йолдызы
Нижгар татарлары йолдызы

Нижгар татарлары йолдызы

Кышкы спорт төрләрендә иң сәләтле якташ кызы­быз, Түбән Новгород өлкәсе Карга – Кочко-Пожар оныгы, Сергачның “Лидер” ФСКсы тәрбияләнүчесе, яшүсмерләр категориясендә үк атак-лы исемгә ирешкән, шорт-трек буенча Россия спорт мастеры Файлә Аймалетдинова илебезнең олы һәм көчле тимераякчылары арасында икенче сезонын үткәрә.

Исегездә булса, ул февраль аенда Бөтенроссия спар­такиада ярышларында алтын һәм көмеш медаль яулады. Яңа сезон да Файлә өчен әлегә уңышлы бара: Уфа, Санкт- Петербург һәм Смоленскта үткән Россия кубогы этапла­рында биш медаль яулады инде – алтын, ике көмеш һәм ике бакыр.

Әмма аның иң зур казанышы Рыбинск шәһәре белән бәйле. Күптән түгел биредә үткән Олимпия уеннары чем­пионы Виктор Ан призларына Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча, Файлә IV Россия-Кытай яшьләр уен­нарында катнашырга хокук яулады. Якташ кызыбызның карьерасында беренче халыкара стартлар киләсе елның 8-14 январь көннәрендә Южно-Сахалинскта үтәчәк.

Спорт йолдызыбызга бу ярышларда уңышлар, югары нәтиҗәләргә ирешүен телибез. Аның казанышлары турын- да укучыларыбызны газетабыз битләрендә һәм социаль челтәрләрдәге сәхифәләребездә таныштыра торырбыз. Димәк, “Туган як”ны укыгыз, электрон сәхифәләребезне күзәтегез. Нижгар татарлары яңалыклары бары тик бездә.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*