tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгарлылар БРИКС уеннарында катнашты
Нижгарлылар БРИКС уеннарында катнашты

Нижгарлылар БРИКС уеннарында катнашты

12-23 июнь көннәрендә Казанда бишенче БРИКС илләре халыкара спорт уеннары узды. 17 спорт объектында узачак ярышларны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен 1,8 миллиард сум акча тотылган, өстәмә итеп 5 миллиард сум федераль бюджеттан әлеге объектларны төзекләндерү өчен бирелгән.

Соңгы 2,5 ел эчендә илебез территориясендә узган чараларның иң масштаблысы булган ярышларда 86 илдән  4,6 мең катнашучы 27 спорт төрендә уйнатылган 387 комплект медальләр өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, гомуми зачетта 502 медаль яулап (262 алтын, 141 көмеш һәм 99 бронза) Россия беренче урында. Икенчедә Белоруссия –  247 медаль (55 алтын, 85 көмеш һәм 107 бронза), өченчедә 62 медаль (20 алтын, 24 көмеш һәм 18 бронза) белән Кытай.

Әйтергә кирәк, БРИКС халыкара уеннарында билбаулар белән ирекле көрәш буенча да ярышлар оештырылды һәм анда безнең якташ-көрәшчеләребез дә  Россия җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясады һәм пьедесталга күтәрелде.

Күптөрле сабантуйлар һәм турнирлар җиңүчеләре һәм призерларыннан булган  кечербишчалы Эмиль Низаметдинов үз үлчәү категориясендә (90 кг) алтын медаль яулады, ишавыллы Дамир Юсыпов (82 кг) һәм сафаҗайлы Марат Усманов (абсолют) бакыр призерлар булды.

Газетабызның күп санлы укучылары исеменнән көрәшчеләребезне чираттагы спорт казанышлары белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Румия ХАМЗИНА.

P.S. БРИКС уеннарында милли көрәшнең судьялар коллегиясе составында безнең өлкә көрәш федереациясенең башкарма директоры Рафаэль Арифуллин да эшләде.

ФОТОДА: БРИКС призерлары белән Бөтенроссия Федерациясе президенты киңәшчесе Рафаил Вильданов һәм президенты Рушан Рамазанов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*