10-13 ноябрьдә Татарстан башкаласы, бөтен татарларның мәркәзе булган Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында 35 илдән 500дән артык спортчы катнашты.
Билгеләп үтәргә кирәк, аларның һәрберсендә Нижгар көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап килә һәм әлеге дәрәҗәле ярышларның иң беренчесендә безнең рбишчалы Ханнән Мусин беренче дөнья чемпионы исемен яулаган иде.
Аның тантаналы ачышында спортчыларны билбаулы көрәш буенча Халыкара федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин, Татарстанның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты, безнең Рушан Рамазанов җылы сәламләделәр һәм бу чемпионат югары дәрәҗәдә үтеп, көрәш спорты дөньясында мөһим вакыйга булачагына ышаныч багладылар.
Әйтергә кирәк, безнең Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов та бу спорт чарасында хөрмәтле кунак иде. Ул билгеле бер авырлык категориясендә пьедесталга менүчеләрне бүләкләде һәм үзебезнең көрәшчеләргә көч-кодрәт биреп, аларга анда бер нык терәк булып торды.
Быелгы Уразавыл, Кочко-Пожар һәм Мочали сабантуйларының абсолют чемпионы Камил Хәйретдинов (Рбишча-К.- Пожар) дөньякүләм көрәш ярышында да уңышлы чыгыш ясап, 90 кг авырлыкта бакыр медаль яулады. 100 килограммнан артык булган үлчәмдә чыгыш ясаучы икенче якташ-көрәшчебез, дүрт тапкыр Уразавыл Сабан туе чемпионы булып калган Марат Усманов та (Сафаҗай) пьедесталның өченче баскычына менде.
Дөреслек хакында әйтергә кирәк, быелгы дөнья чемпионатының бакыр призёрлары бу ярышларда Мәскәү командасы өчен чыгыш ясаган булсалар да, алар безнең көрәшчеләр – Нижгар татарлары горурлыгы.
Румия ХАМЗИНА
“Туган як” газетасы