Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗан Касыймов белән очрашты.
Очрашу барышында алар хезмәттәшлеккә һәм проектларны үстерүгә кагылышлы мөһим темалар буенча фикер алыштылар. Очрашуда катнашучылар куелган максатларга ирешү өчен уртак эшнең әһәмиятен ассызыкладылар, шулай ук төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне яхшырту буенча фикерләрен әйттеләр.