tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлат балалары хәрбиләргә рәхмәт белдерә
Норлат балалары хәрбиләргә рәхмәт белдерә

Норлат балалары хәрбиләргә рәхмәт белдерә

Яңа ел алдыннан Норлатта «Махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм йөзеннән 1000 фәрештә» акциясе узды. Чараның төп максаты – үз Ватанын саклаучыларга ярдәм итү, алгы сызыктагы солдатларны сөендерү.

Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр эчкерсез хисләрен белдереп, махсус хәрби операция­дә катнашучыларга җылы хатлар язды. «Безнең яхшы дустыбыз, олы абыебыз! Без сиңа хатыбызны тапшырырга ашыгабыз. Ватаныбызны саклаучы, яклаучы солдат! Җиңү белән кайтуыңа ышанабыз!» Бу юллар кайгыртучанлык һәм рәхмәт хисләре белән язылган, чөнки күп кенә балалар өчен хәрбиләр көч һәм тугрылык символына әверелде.

Балалар хат язып кына калмый, ә үз куллары белән кәгазьдән фәрештәләр һәм Яңа ел открыткалары да ясый. Һәр эшләнмәгә чын мәгънәсендә мәхәббәт һәм күңел җылысы кергән. Үз гомерләрен куркыныч астына куючы солдатларга, бигрәк тә ял иткәндә, туган яктан килгән күчтәнәчләр алга барырга көч өсти, балаларның теләктәшлек белдерүе бирешмәскә ышаныч тудыра.

– Хәрби операциядә булучыларга җиңел түгел, – ди Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина. – Монда сугышчылар һәр сәгать саен үз гомерләрен куркыныч астына куя. Уңыш һәм җиңү символы булган һәр сакчы-фәрештә авыр вакытларда егетләребезгә ярдәм итәр дип өметләнәм.

Акция битараф булмаган кешеләр ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Балалар йорты җитәкчелеге Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге вәкиле Рәмзия Галләметдиновага, «Сугышчыларга ярдәм» бүлеге җитәкчесе Сәрия Фәләховага, Әл Мәрҗани мәчете каршындагы активист-волонтерларга, шулай ук Казан автотранспорт техникумы укытучыларына һәм студентларына рәхмәтләрен җиткерә.

Мондый игелекле эшләр балаларны һәм өлкәннәрне берләштерә, үзара ярдәм кыйммәтләрен кайтара. Бу катлаулы заманда илебезне саклаучылар турында истә тоту һәм аларга мораль яктан ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү мөһим. Без бергәләп алгы сызыктагы барлык кешеләр өчен «игелекле йорт» булдыра алачагыбызга ышанабыз.

Чыганак: yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*