tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норма авыл җирлеге үз батырларының якыннарын истән чыгармый
Норма авыл җирлеге үз батырларының якыннарын истән чыгармый

Норма авыл җирлеге үз батырларының якыннарын истән чыгармый

Матур гына итеп Рамазан айларын төгәлләдек. Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) уразасын да тоттылар.

Изге айның изге көннәрендә күңелендә яхшылык чаткылары йөрткән һәркем нинди дә булса игелек кылып калырга омтылды. Бик күп ифтар ашлары үтте, дөрес, район җирендә тормышлар начар түгел, (ашарга ризык, кияргә кием җитәрлек, хәтта артып китәрлек, чит илләргә ял итәргә йөрүләр, гел йорт-җир, машина алулар-алыштырулар шуңа ишарәли), шуңа да ифтар ашлары нигездә догалар тыңлап, матур итеп сәламләшүгә-аралашуга, ел буена җитәрлек дустанә мөнәсәбәттә яшәүгә омтылыш булдыруга корылган иде.

Норма авыл җирлеге Рамазан аена аеруча да игътибарлы булды, җирлекнең һәр авылы мәчетендә диярлек ифтар ашлары узды, Кариле һәм Норма мәчетендә ул көн саен диярлек оештырылды. Авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗановның хәер-фатихасы белән уразаның соңгы көннәрендә СХТ кафесында янә ифтар ашы оештырылды, монысы йомгаклау кебек иде инде.

Җирлекнең яшәешенә, эшчәнлегенә лаеклы өлеш кертүчеләрне чакырып кунак итү, авыз ачтыруга җирлек җитди караган, — үз җирлегендә башкарылган эшләрдән видеосюжет шуның бер мисалы. Әле яңарак кына сайлап куелган Венера абыстай Коръән укыды, кичәнең мәртәбәле кунагы Гөлсем ханым Миңнебаева җирлекнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, һәр мәчетнең һәр абыстаена иман йортларын җанландырып яшәткән өчен олы рәхмәтләрен җиткерде, һәммәсе белән аерым таныштырды. Уллары махсус хәрби операциядә мәрхүм булганннарның әниләрен дә дәштеләр бирегә, ил сагында булган егетләрнең дә якыннары бар иде.

— Безнең җирлек 6 авылны берләштерә, – диде Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов үз чыгышында. — Җирлегебездә 3 меңнән артык кеше яши, шушы җирлектә яшисе килә дип килүчеләр дә күп әле. Изге эшләрне алгы планга куйган ярдәмнәр буенча — махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә булышу, Пүскәндә чишмәне ремонтлау, ярдәмгә мохтаҗ Нурия апага өй салу, Кариле мәчетендә янкорма, ашханә төзү һәм башкалар — боларның барысы да авылда һәм авылдан читтә яшәүче кешеләр белән тормышка аша. Безнең җирлектә бер бәйрәм, бер чара да үтмичә, оештырылмыйча калганы юк. Тик менә районкүләмендә җирлекләр эшчәнлеге буенча ахыргы урыннарда булу гына моңсуландыра…”

Радик Наилевичның җирлекне Чувашиянең Шыгырдан авылы дәрәҗәсенә кадәр җиткерәсе килә, ул хакта шулай ук видеосюжет күрсәтте. Биредә өч-дүрт буын бергә яшәүче гаиләләр дә бар, барлык диярлек гаиләләр дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ислам дине нык биредә, дини тәрбия яшьтән үк башлана. Бергәләп авылны яшәтәләр, изге эшләр кылалар, дәүләттән генә өмет итеп ятмыйлар. Бер караганда, Норма җирлегендә дә мондый мисаллар җитәрлек кебек күренә башлады, бәлки әхлак, дини тәрбия ягын гына камилләштереп бетерүне күздә тотатыр башлык.

Йөрәгендә сагыш ачысын йөрткән аналарны чакырып бу җирлектә дөрес эшлиләр, һәлак булганнарның рухына багышлап биредә күпме дога кылына, мәрхүм булганнар рухына никадәр дога бара, ул аналар барыбер дә күңелләреннән үз балаларының исемнәрен кабатлап утыралар, җәмәгатьчелек белән бергә намазга басалар, Корьән аятьләре-сүрәләре тыңлыйлар, үзләренә әйтелгән мәдхия сүзләрдән йөрәкләре йомшап китә. Тик әле аларның йөзендә ихлас елмаю юк, булганы да, бирешмәскә кирәк, дигән сыман ясалма гына кебек. Эчләрендә — сагыш, йөрәкләре урынында — Мәңгелек ут, уйлары-акыллары адашкан җилләр кебек каядыр урманнар артында каңгырып йөри. Бүтәнчә була да алмый, чөнки бала хәсрәте — үзеңнән калмый торган, үзең белән бергә китә торган коточкыч авыр хәсрәт ул. Аллам сакласын. Шуңа күрә, баласы яу кырында булган, инде һәлак булган аналарга, һаман да әтиләрен көтүче балаларга, бичара хатыннарына, улын сагынудан көннән-көн сулып барган аталарга карата рәхимле булган бәндәләргә Аллаһының чиксез рәхмәтләре килеп ирешсен.

Икенче көнне СХТ кафесының уңганнары җирлекнең актив ир-егетләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Күбесе эшмәкәр, күбесе диндә, уразаларын калдырмыйлар. Әнә шулай, бергәләп эшләгәннең кадерен шушылай якты йөз, мул табыннар әзерләп хөрмәтләп кайтаручы җирлекләребез дә бар безнең.

Чыганак: baltaci.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*