tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре  белән очрашты

Васил Шәйхразыев татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе Башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов   һәм Сергач  шәһәре җирле татар милли  мәдәни автономиясе рәисе  Фәрит Аймалетдинов белән очрашты.

Кунаклар бик яхшы яңалыклар белән уртаклашты: Түбән Новгород өлкәсе  татар милли-мәдәни автономиясенең бүлекчәләре арткан. Сергачта һәм Кызыл Октябрь районнарында  бүлекчәләре оешкан.

Очрашу барышында алар планнары белән бүлеште. Беренчедән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Сергач шәһәрендә Тукай бюстын урнаштыру һәм аның хөрмәтенә бакча ачарга телиләр. Бу турыда шәһәр хакимияте белән килештерелгән. Моны Васил Шәйхразыев та хуплады. Киләсе   2026 елда зурлап ифтар уздырырга,  Сергач шәһәренең үзендә  Сабантуе  оештырырга ниятләрен дә җиткерделәр.   Әлеге  проектларны тормышка ашыруда  Васил Шәйхразыев  ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Очрашуда алга таба хезмәттәшлек итү юнәлешләре билгеләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*