“Мирас” татар балалары ансамбле (җитәкчесе Людмила Гиндулина) милли мәдәниятләрнең “Новосибирск – дуслык шәһәре” исемле XII бәйгесендә катнашып дипломга лаек булды. Ансамбль Сара Садыйкованың “Россиям” һәм Тукай шигырьләренә язылган “Туган тел” җырларын башкарды.

Бүгенге көндә ансамбльнең репертуарында – татар халык җырлары, Александр Ключарев, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев кебек татар классик композиторларының, Резидә Ахиярова, мәскәүле Зөлфия Рәүпова, яшь иҗатчы Алсу Сөнгатуллина әсәрләре. Балалар җырларны берничә тавышка җырларга өйрәнә. Моның өчен ансамбль җитәкчесе Людмила Гиндулина танылган хормейстер Марат Яхъяев эшкәртмәләрен куллана.
Ансамбльгә 15 ләп бала ике төркемгә бүленеп йөри. Иң кечкенәсенә – 5, иң олысына 14 яшь, дип хәбәр итте Людмила Гиндулина.