Бүген, 22нче апрель көнне, Бөтендөнья татар конгрессына Новосибирск өлкәсе РТНКАНО каршындагы “Ак калфак” оешмасыннан делегация килде. Аларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы сәламләде. Кадрия ханым кунаклар белән төбәкләрендәге милли-мәдәни тормыш, актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Азактан “Ак калфак”лылар өчен конгресс эшчәнлеге белән таныштырып, экскурсия үткәрелде.