8-17 августта Новосибирск өлкәсендә балалар өчен “Милләтебез хәзинәләре Себер сандыгында” дип аталган татар лагере сменасы оештырыла. Аның максаты – Новосибирск өлкәсендә яшәүче татар балаларын берләштерү, балаларның милли үзаңын үстерү, туган телен белүне камилләштерү.
Урыннар саны чикләнгән.
Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8-913-904-90-80