19 ноябрь көнне Новосибирск өлкәсенең Колыван районы Скала авыл китапханәсендә «Алар Ватан өчен көрәштеләр» исемле җыентыкны тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Китапның максаты – герой-якташларыбыз батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау.
Җыентыкта Скала авыл советының Бөек Ватан сугышы ветераннары, Амба һәм Юрт – Ора ветераннары турында истәлекләр һәм архив документлары туплап бирелде. Юрт-Ора авылын редакция коллегиясендә «Ак калфак» филиалы җитәкчесе Нәсимә Бабкина тәкъдим итте. Аның тарафыннан Ветераннар турында материаллар да тупланган.