Бүген Новосибирск өлкәсендә “Татарча диктант”ның икенче көне үтте. Акциядә Убинское, Тебис, Бергуль, Кошкуш, Юрт-Ора авыллары һәм Бердск шәһәре халыклары катнашты. Барлык катнашучылар активлык күрсәтеп, татар телен үстерү һәм саклау юнәлешендә үз өлешләрен кертү өчен диктант яздылар.
Бүгенге чарада катнашучы иң өлкән кеше — Юрт-Ора авылында яшәүче 93 яшьлек Сәфәргалиева Райфа апа. Аның актив катнашуы бу чараның әһәмиятен һәм татар теленә булган мәхәббәтне күрсәтә.