Новосибирск шәһәрендә быелгы «Татарча диктант» фәнни китапханә базасында узды. Чарада шәһәрдә яшәүче татарлар, студентлар һәм китапханә кунаклары катнашты.
Каргат районының Муса авылында да акция зур активлык белән үтте. Биредә әниләргә багышланган җылы концерт оештырылды, ә бәйрәм программасы тәмамлангач, тамашачылар һәм катнашучылар татар телендә диктант яздылар.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ике мәйданчыкта да диктант дуслык һәм рухи күтәренкелек мохитендә үтте, ә катнашучылар милләттәшләр белән аралашу һәм тел күнекмәләрен сынау мөмкинлегенә шат калды.


