Буген Новосибирск шәһәрендә татар мәдәнияте йортында “Ак калфак” берләшмәсе активистлар татарча диктант яздылар.
“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән.