tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскида «Айтматов укулары» узды
Новосибирскида «Айтматов укулары» узды

Новосибирскида «Айтматов укулары» узды

Новосибирск дәүләт өлкә фәнни китапханәсендә язучы Чыңгыз Айтматовка багышланган «Айтматов укулары» дип исемләнгән II Халыкара фәнни-гамәли конференция булды.

Чараны Новосибирск дәүләт өлкә фәнни китапханәсе һәм Кыргызстан Республикасының Генераль консуллыгы оештырды.

Кыргызстанның генераль консулы Айбәк Айдарбеков Чыңгыз Айтматов мирасының дөнья әдәбиятында әһәмиятен, аның әсәрләрендә гуманизм һәм әхлак идеяләренең актуальлеген билгеләп үтте.

Конференциядә “Ак Калфак” татар милли мәдәнияте үзәге” Новосибирск төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Р.Хәмзина, “Татарстан Республикасы Милли китапханәсе” учреждениесе  директоры урынбасары И.Хадиев  чыгыш ясады.

Анда бер үк вакытта ике секция эшләде: “Чынгыз Айтматов – язучы” һәм “Чынгыз Айтматов  – яшь буын күзләре белән”.

“Ак Калфак” татар милли мәдәнияте үзәге” Новосибирск төбәк иҗтимагый оешмасының “Миләш” иҗат коллективы концерт номерлары әзерләп, чараны бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*