Кичә Новосибирскида «Тимерьюлчы» мәдәният сараенда «Себер йолдызы — 2026» һәм «Татар егете — 2026» финалы гөрләде. Анда 7 кыз һәм 7 егет чын осталык, талант һәм көчле энергетика күрсәтте. Быелгы гала-концерт театраль шоу форматында оештырылды, анда катнашучылар җырчы, биюче һәм артист буларак та үзләрен күрсә алды.
Жюри тавыш бирү нәтиҗәсендә «Себер йолдызы — 2026» титулына Вероника Бикмулина лаек булды. Аның ихласлыгы, нәфислеге һәм таланты тамашачыларны яулады. «Татар егете — 2026» титулына Салават Ваһапов лаек булды. Ул – чын татар егете үрнәге күрсәтте.
Калган кызлар түбәндәге титулларны алды:
- Иң назлы кыз — Лилия Җаббарова.
- Иң сөйкемле кыз — Альбина Әхәтова.
- Иң ихлас кыз — Элина Кангазина.
- Иң дәртле кыз — Вероника Бикмулина.
- Иң моңлы кыз — Зөлфия Курманбакиева.
- Иң зирәк кыз — Язгөл Ногоманова.
- Иң нәфис кыз — Эмилия Тилимбаева.
- Тамашачы мәхәббәте призы — Вероника Бикмулина.
Егетләр арасында номинацияләр түбәндәгечә бүленде:
- Иң тырыш егет — Салават Ваһапов.
- Иң ихлас егет — Әмин Бабшанов.
- Иң зәвыклы егет — Рөстәм Зыятдинов.
- Иң моңлы егет — Роберт Сабиров.
- Иң игелекле егет — Эльдар Сабитов.
- Иң оста куллы егет — Таймас Абдразаков.
- Иң сәләтле егет — Салават Сәитов.
- Тамашачы мәхәббәте призы — Эльдар Сабитов.
«Себер йолдызы – Звезда Сибири» һәм «Татар егете – Джигит» төбәкара конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Конкурс сәләтле яшьләрне ачыклау, аларны алга таба үстерәүне бурыч итеп куя. Проектны Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге оештыра.


