Новосибирск шәһәрендә “Ак Калфак” ЦТНК НРОО офисында махсус хәрби операция солдатлары өчен “йорт токмачы” хәйрия акциясе уздырылды. Бу чараның максаты – фронтта хезмәт итүче солдатларга ярдәм итү һәм аларны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү.
Акция кысаларында токмач кисү буенча мастер-класс оештырылды. Әлеге мастер-класста тәҗрибәле остаз Таһирә Кунгулова катнашты. Ул үзенә нәселдән күчкән пешерү серләре турында сөйләде, токмач кисүнең барлык этапларын аңлатты һәм бу процессның нечкәлекләрен күрсәтте.
Мастер-класс ахырында катнашучылар өчен өйдә пешерелгән токмачлы тәмле аш әзерләнде. Бөтен әзерләнгән токмач махсус операция солдатлары өчен госпитальгә тапшырылачак.