Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Новосибирскиның тарихи мәчетендә булды. Бу очрашуда мөчетнең имамы Рафаил хәзрәт Сөләйманов, Новосибирск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Әмир Гәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Искәртеп узабыз, Татарстан делегациясе ике көнлек эш сәфәре белән Новосибирскида. Иртән ул шәһөр мэрының беренче урынбасары Геннадий Захаров белән очрашты.



