tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирскта Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре узды
Новосибирскта Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре узды

Новосибирскта Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре узды

2025нче елның 16нчы апреленнән 18нче апреленә кадәр Новосибирскның Академгородогында  Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре узды. Өч көн дәвамында Татарстанның һәм Себернең танылган галимнәре лекцияләр һәм докладлар ясады. Моннан тыш, Татарстан рәссамнары күргәзмәләре, татар халык костюмы һәм Татарстанның декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре экспозицияләре эшләде. Чара «Дом ученых» бинасының зур залында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды. Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре фәннең, мәдәниятнең, сәнгатьнең төрле аспектларын, милли традицияләрне һәм заманча технологияләрне берләштергән масштаблы вакыйгага әверелде. Бу вакыйга халыклар һәм мәдәниятләр диалогы өчен урын булды һәм хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачты.

Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре Новосибирск өлкәсенең Дом ученых, Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырылды. 54 кешедән торган Татарстан делегациясен Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләде. Делегация составында Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, шулай ук республиканың югары уку йортлары вәкилләре, танылган галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре бар иде. Кабул итүче якны Новосибирск өлкәсе вице-губернаторы Ирина Мануйлова, ә фәнни өлешен Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе Валентин Пармон җитәкләде.

16-нчы апрель көнне Дом ученых Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният дөньясына кунаклар өчен ишекләрен ачты. Оештыручылар, татар мәдәниятенә тулысынча чуму өчен, Дом ученых бинасында татарча атмосфера тудырырга тырыштылар һәм бу аларның яхшы килеп чыкты. Залларда өч көн буе татар музыкасы уйнады, ресторанда татар милли ризыклары тәкъдим ителде, диварларда татар гореф-гадәтләрен күрсәтүче рәсемнәр эленде, икенче катта татар костюмы һәм китаплары күргәзмәләре, шулай ук чигү һәм башка һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрелде. Кунаклар үзләрен Казанда шикелле тойды.

Рәсми өлештә РФ Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Анатолий Серышев исеменнән катнашучыларны Новосибирск өлкәсе буенча баш федераль инспекторы Николай Буймов, Новосибирск өлкәсе вице-губернаторы Ирина Мануйлова, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе Валентин Пармон, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башка билгеле кешеләр сәламләде. Рәсми өлеш кысаларында Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Ләйлә Фазлыева чарада катнашучыларга Татарстан Республикасының рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләвен укыды.

Рәсми өлештән соң Татарстанның һәм Себернең әйдәп баручы галимнәре катнашында фәнни сессия башланды. Өч көн эчендә фәннең төрле өлкәләреннән актуаль булган проблемалар күтәрелде һәм чишү юллары эзләнде. Шулай ук Татарстан Республикасының фән һәм мәдәният көннәре кысаларында митинг һәм академик М.А. Лаврентьев һәйкәле янында чәчәкләр салу булды. М.А. Лаврентьев Казанда туган һәм укыган. Һәм ул Новосибирск шәһәрендәге Академгородокка нигез салучы булып тора. Ә быел аның тууына инде 125 ел тула.

Фәнни өлештән башка беррәттән мәдәни программа да барды. Залда Равил Загидуллинның, Рөстәм Хуҗинның, Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның күргәзмәләре эшләде. Татар рәссамы Равил Загидуллин үзе күргәзмәдә катнашты һәм рәсемнәре турында сөйләде. Рәссам тарихи темаларга рәсемнәр ясый һәм аның эшләре бик тәфсилле. Рөстәм Хуҗинның рәсемнәре туган якның матурлыгын һәм байлыгын сүрәтли. Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның да эшләре бер кемне дә битараф калдырмады. Рәссам ислам сәнгатенең гарәп каллиграфиясе, таҗхиб (бизәкләү, алтынлау сәнгате), тугра (исемле герблар) кебек төрләре белән шөгыльләнә. Ул күргәзмә буенча экскурсия үткәрде һәм каллиграфия буенча мастер-класс уздырды. Мастер-классның катнашучылары Шәмаил ясау серләрен өйрәнделәр.

Шулай ук «Дом ученых»ның ресторанында өч көн эчендә татар халык ашларын татып карарга була иде. Татарстан делегациясендә шеф-повар Ринат Галиәкбәров та булды. Ул чараның беренче көнендә кичке ашка төрле татар ризыклары белән өстәл корды. Казылык, кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия һәм башка татар ризыкларын өстәлдә күрергә була иде. Шулай ук Ринат Галиәкбәров «Татар ризыклары серләре» дигән мастер-класс уздырды. Мастер-класста катнашучылар татар ризыклары исемнәренең тарихы, пешерү үзенчәлекләре белән таныштылар.

Күргәзмә залларында кунаклар шулай ук декоратив-гамәли сәнгать һәм милли татар костюмы әйберләрен күрә алдылар. Монда Татарстанның мәдәни һәм мәгариф учреждениялары катнашты. «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-заповеднигы, Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы, Казан дәүләт мәдәният институты, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре оешмаларның эшчәнлеге белән таныштырды һәм Новосибирск өлкәсенең төрле мәдәният оешмалары белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге чарада олы теләк белән катнашты. Татар үзәге кунакларны каршы алуда, кичке чараларны уздыруда һәм гомумән Татарстан Республикасының көннәрен оештыруда булыштылар. Үзәкнең «Сандугач», «Дуслар», «Ак чишмә», «Ялкын» коллективлары, Татарстан Республикасының атказанган артисты Равза Тихомирова моңлы халык җырлары белән куандырды. Чараларны татар үзәгенең сәнгать җитәкчесе Әлсинә Шәймәрданова һәм «Дом ученых»ның җырчысы, вокал буенча педагог Алина Луговская алып бардылар. «Новосибирск өлкәсенең Төбәк Татар Милли-Мәдәни Автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы президенты Әмир Гареев бар яктан Татарстан Республикасы көннәрен уздыруда ярдәм итте. Шулай ук татар хатын кызлары оешмасы «Ак калфак» җитәкчеләре Алиса Тимеркаева һәм Нәсимә Бабкина чат татарлары ризыклары белән таныштырды һәм чәй эчү церемониясен уздырдылар. Моннан тыш, 18-нче апрельдә Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җитәкчелегендәге делегация Новосибирск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәгендә булды. Кунаклар өчен экскурсия үткәрелде һәм Новосибирскта узачак Сабантуй турында фикер алышу булды. Делегация җитәкчеләре Казаннан лаеклы коллективларны һәм артистларны Сабантуйга җибәрергә вәгъдә иттеләр.

Татарстан Республикасы фән һәм мәдәният көннәренең төп вакыйгаларының берсе Дом ученыхның зур залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды. Концертта 1937 елда Казанда оештырылган Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы орденлы дәүләт җыр һәм бию ансамбле — профессиональ вокаль-хореография коллективы, Татарстан Республикасының халык артистлары Филүс Каһиров һәм Алинә Шәрипҗанова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Чулпан Йосыпова һәм Илгиз Мөхетдинов, «Премьер» вокаль төркеме катнашты. Концерт бик уңышлы һәм күңелле узды. Шунсы куанычлы мең урынлык залда буш урыннар калмаган иде. Бу Татарстан көннәре Академгородокта нәтиҗәле узганын күрсәтә.

19-нчы апрель көнне «Дом ученых»та «Шатланыйк» концерт программасы үтте. Концертта «Ялкын» инструменталь ансамбле, ансамбль солисты Павел Юргаев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Равза Тихомирова һәм Дом ученыхның солисты Алина Луговская катнашты. Концерт программасын татар үзәгенең сәнгать җитәкчесе Әлсинә Шәймәрданова алып барды. Бу көнне шулай ук Дом ученыхның ресторанында татар милли ризыклары белән сыйладылар. Концертта матур җырлар яңгырады, җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.

Татарстан Республикасы фән һәм мәдәният көннәре Новосибирскның Академгородогында яхшы дәрәҗәдә оештырылган һәм зур вакыйга булды. Һичшиксез бу чара ике өлкәнең дә тарих битләрендә фән һәм мәдәният дуслыгы гына түгел, ә Татарстан һәм Себер дуслыгы күпере салуы, булып истә калачак.

Язгөл Ногманова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*