Үрән авылы мәдәният йорты сәхнәсендә драматург Зөлфәт Хәкимнең “Әниемнең җылы кочагы” исемле спектакле уйналды. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова.
“Нур” театры – өлкәбездә ун ел элек төзелеп, халык арасында танылып, төрле конкурсларда җиңүләр, мактаулы исемнәр алган билгеле коллектив. Аларның Татар мәдәният үзәгендә һәм өлкәнең татар авылларында спектальләр куеп йөрүләрен беләбез. Ниһаять, безнең якларга да килеп җиттеләр. Репертуарлары бай – Зөлфәт Хәким, Әнгам Атнабаев һәм башка танылган драматургларның әсәрләрен җанландыралар.
Спектакльнең үзенә күчкәнче мәдәният йорты турында берничә сүз әйтеп китик. Үрән – зур, төзек авыл, яшьләр авылдан әллә ни күп китми, аның Ульяновскидан, Чардаклыдан ерак булмавы, юллар челтәре тирәсендә утыруы да сәбәптер. Соңгы вакытта мәдәният йортында зурдан кубып ремонт ясап, җылылык үткәрделәр. Клубка килеп кергәч җылы, матур төсләр уртасында каласың, тамаша залы үзенә тартып, безгә килегез, дип тора кебек. Без дә Җәмил абый белән, үз чиратыбызда, мәдәният йорты җитәкчесе Наилә ханым Забихуллованың шәхси чакыруын читтә калдырмаска тырышабыз.
Без килеп кергәндә ул юлдан килгән артистларны чәй өстәле артында кунак итә иде. Авыл китапханәсе шул ук бинада урнашкан. Китапханә мөдире Эльвира Кәримова белән үзара аңлашып, килешеп эшлиләр, район, өлкә күләмендә үткән бөтен чараларга да бергә әзерләнәләр.
“Әниемнең җылы кочагы” спектакленә әйләнеп кайтканда, татар матбугатында аның турында шактый яхшы фикерләр укырга туры килде, әмма караганым юк иде. Спектакльнең мәгънәсе – кызыл җебе – кешелек дөньясының мәңгелек темасы – әхлак, намус мәсьәләсе, күрәсең, шуның өчен драматург, язучылар бу темага еш мөрәҗәгать итәләр, режиссерлар да теләп куялар мондый сәхнә әсәрләрен.
Сәхнәдә 1990 еллар, перестройка дип аталган, дөнья тузган, туган-туганны, ата-улны, ана-кызны танымас дәрәҗәгә җитеп, кешеләрнең акча дигәндә күзләренә “кан савып”, намусларын, кешелек дәрәҗәләрен, хәтта иманнарын да саткан вакыт уйнала. Илдә яшәп килгән стереотиплар юкка чыгып, “кыргый капитализм” борын төртә башлаган чор. Кеше хакына, дәүләт кесәсенә кереп мал, байлык туплауны максат итеп куйганнарга юл ачык иде… Кеше гомере хәтта чебен хакы кадәр дә тормаган заман. Гомере буе, дәүләт халыкны ташламас әле, дип хөкүмәткә ышанып, аңа хезмәт иткән халык яклаучысыз, эшсез-ашсыз, ярык тагарак алдында калды. Никадәр халык тайгак юлдан кереп юкка чыкты, никадәр яшьләр әрәм булды…
Әйтергә кирәк, артистлар рольгә тулысынча кереп, табигый, ышандырырлык итеп уйныйлар. Без Мәүлет Тазетдинов, Фирая Шайхутдинова, Гөлинә Җаббарова, Мәүлет Шарафутдинов, Зөлфия Хамидуллина һәм Әнвәр Шайхутдиновның оста уйнавын күреп сокландык. Спектакльнең тәрбияви ролен дә язып узыйк: сәхнәдә барган хәлләр уңышлы тәмамлана, дөреслек өскә чыга, ана хакы хаклана, аның тирәсенә тупланган туган-тумача дуслаша, уртак тел таба.
Спектакль тәмамлангач, артистлар залга төшеп, халык белән бергә биеделәр, аралаштылар. Артистлар да, халык та канәгать калды. Тамашаны шактый кеше карарга килгән иде. Мәдәният йорты җитәкчесе Наилә ханым Забихуллова: “Өйдән-өйгә кереп билет сатып йөрдем. Халыкны өйләреннән тартып чыгару хәзер авыр эш, кулларында билет булып та, килмичә калучылар бар”,- ди.
Спектакль Җәмил абый белән безгә ошады, “Ак чәчәкләр” ансамбле җырчылары да безнең белән кайтты, алар да ошатканнар.
Миңа йөз еллык татар театры традициясе нигезендә, ягъни режиссер Празат Исәнбәт, Хәким һәм Марсель Сәлимҗановлар, Рифкать Бикчәнтаев куйган спектакльләр ошый. Халык театрлары, зур булмаган театр коллективлары әле шул традицияләр нигезендә уйный. Ә менә татарның әйдәп баручы, зур театрлары замана шаукымына бирелеп, сәхнәдә нинди генә экспериментлар ясамыйлар. Бу бигрәк тә яшь режиссерларга хас агым. Дөньядан артта калмас өчен, Мәскәү каналына күчеп, телевизордан рус театрларын урыны-урыны белән карап алам. Классиканы уйнасалар әле ярый, мәктәптә алган, тормыш дәвамында җыйган белем нигезендә сәхнәдә ни кыланганнарын аңлап була. Ә инде бүгенге көн әсәрен уйнасалар (үземне тормыштан бөтенләй төшеп калган кеше итеп санамыйм), режиссер тарафыннан шулкадәр катлаулы куелган, аңларга да авыр. Рус театрларында хәзер сәхнәдә күбесенчә кара төс хакимлек итә. Күмәк күренеш булса, сәхнә бизәлеше, артистларның киемнәре бөтенесе дә кара төстә, сәхнәдә, тәмам шайтан туе ясыйлар…
Быел без – Татарстанда, күрше төбәкләрдә яшәүче курсташлар, бергә җыелып Камал театрына бардык. Уйнаулары ошады, сәхнә бизәге юк диярлек, кара төстәге бер нәрсәне чыгарып куйдылар да, уйнадылар, гомумән, кара төс хакимлек итте. Безнең татар гомер-гомергә кара төсне яратмаган. Кыскасы, театр халкыннан аерылмаска, аның белән бер сулышта булырга тиеш. Кеше театрга тормыш мәшәкатьләреннән арынып, ял итәргә килә, сәхнәдә барган күренешләр академиктан алып гади авыл кешесенең дә күңеленә ятарлык, аңлаешлы булырга тиеш.
Узган елда “Казан” бию ансамбле Ульяновскига килеп, “Сүнгән йолдызлар” спектакленең кыскартылган вариантнын – мюзикл формасында куйды. Без белгән, күнеккән классик спектакль белән чагыштырганда, аерма шактый зур, замана сулышы да үрелгән, безгә ошады. Яңалык күңелдә тискәре хисләр уятмаса, тамашачы кабул итә аны. Әмма залда без генә түгел бит, аннары, Татарстан белән Рәсәй татар тамашачысы арасында аерма зур. Спектакльдә Беренче Бөтендөнья сугышы картинасы уйнала, баш герой Сәрвәрне режиссер бу эпизодта солдат шинеленә төреп чыгарды. Бөтенесе дә гади, аңлашыла кебек, илдә сугыш бара бит. Бу очракта режиссер белән тулысынча килешәм. Безнең янда утырган, чама белән 55 яшьлек, пөхтә, матур гына киенгән хатын, шинель хатын-кыз киеме түгел бит, нәрсәгә кигән инде, дип куйды. Фикеремне тәмамлап, режиссер спектаклен ай биеклегенә карап түгел, җир кешеләренең планкасын күздә тотып куйсын иде. “Нур” халык театры, рәхмәт сезгә, киләчәктә дә шулай дәвам итегез!
Наилә Потеева-Фатыхова-Яуширмәле,
Чардаклы бистәсе.
Чыганак: emet73.ru